Рапс белән бәла чәчәк ата: Татарстанда ел да бал кортлары кырыла

Умартачылар кабаттан зар елый, чаң кага: быел да республикада бал кортлары кырыла. Зыян күрүчеләр йөзгә җитте, тик күпчелеге, мәшәкатеннән куркып, проблеманы әйтмәү ягында. Саба, Питрәч, Биектау, Арча, Әлмәт, Лениногорск районнарында хәлләр аеруча катлаулы. Умартачылар белән аграрийлар ни сәбәпле һаман да уртак фикергә килә алмый? Ни өчен узган еллардагы вакыйгалардан сабак алынмый? Умартачылар нәрсә тәкъдим итә? «ВТ» хәбәрчесе әлеге четерекле мәсьәләдә алтын урталыкны табарга тырышты.   

Бал кортларын югалту – зур фаҗига

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Шәүкәт Хәйруллин сүзләренчә, быел харап булган бал корты гаиләләре саны, узган биш ел белән чагыштырганда, иң күбе. Чынлыкта күпме бал корты гаиләсе харап булуын исәпләп чыгару җиңел эш түгел. Шуңа күрә ул саннарны якынча әйтте.

– 2019–2020 елларда 5 меңләп тирәсе бал корты гаиләсе үлде. Узган ел вазгыять сизелерлек яхшырды. 2500 тирәсе бал корты гаиләсе һәлак булды. Быел да яхшыга өметләнгән идек, ләкин, кызганыч, киресенчә килеп чыкты. Инде бүгенгә харап булган корт гаиләләре 5 мең тирәсенә җитте, – диде ул.

Бу атнада гына Биектау, Азнакай, Лениногорск районнарыннан күңелсез хәбәрләр килеп иреште. Мәсәлән, Биектау районының Ташлы Кавал авылында Хәбибуллиннар хуҗалыгында – 278, Лениногорск районында 500ләп корт гаиләсе һәлак булган. Алдан фаразлау буенча, моның сәбәбе – рапс басуларын химикатлар белән эшкәртү.

– Умартачылык белән яшәгән кешеләр өчен бал кортларын югалту – зур фаҗига, чөнки алар төп табышыннан колак кага дигән сүз, – ди Шәүкәт Хәйруллин. – Кемдер төзелеш башлап җибәргән, кемдер кредит алган, кемнеңдер баласын мәктәпкә әзерлисе бар. Алар барысы да – гап-гади кешеләр, араларында байлар юк. Бу акча югалту гына түгел, ә якын дустыңны, ышанычыңны югалту белән бер. Чөнки без елның 360 көнен шуның белән яшибез. Үстерәсең, карыйсың да бер матур көнне барысы да юкка чыксын әле!

Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, күңелсез хәлләр ел да бер үк районнарда (Арча, Питрәч, Саба, Әлмәт районнары) кабатлана.

– Димәк, башка районнарда моны хәл итү юлларын тапканнар. Тәҗрибә уртаклашырга, сөйләшергә, аңлашырга, берләшергә кирәк. Кайбер агрофирмалар умарталарны күчереп торырга машиналарга кадәр тәкъдим итә, уртага салып сөйләшәләр, кызыксыналар. Менә шулай эшләгәндә генә нәтиҗә турында сөйләшергә мөмкин, – ди ул.

Шул ук вакытта, Шәүкәт Хәйруллин фикеренчә, умартачыларның үзләренең дә гаебе бар. «Активлык җитеп бетми. Әгәр халык үзе уяу булып, тиз арада күтәрелеп чыкса, мондый хәлләр кабатланмас иде. Халык кайда битараф, шунда агулыйлар», – дип нәтиҗә ясый ул.

Зыян күрүчеләр арасында Питрәч районының Иске Кощаково авылыннан Равил Нигъмәтуллин да бар. Аның кызы Сәрия Акташ сөйләвенчә, бал кортлары узган якшәмбедә үлә башлаган.

– Ул көнне әтием безгә килде дә: «Бар да бетте, быел бал булмый. Кортлар тезелешеп ята», – диде. 32 гаиләнең 16сы гына исән. Эшләүче кортларның күпчелеге харап булды. Күчтән килгән яшь кортлар гына калды. Белмим, бал булырмы, булса да, аны ашарга һәм сатарга ярармы? Минем дүрт балам бар. Аларга да бирергә шикләнәчәкмен. Комиссия килеп, пробалар алып китте. Башта без аны үзебездә генә булгандыр дип уйладык, тик күрше-тирә авылларда да шундый очраклар булуы ачыкланды, – диде.

Ләкин, хуҗабикә сүзләренчә, матди зыяннан бигрәк, рухи зыян күбрәк.

– Әтием умартачылык белән инфаркттан соң шөгыльләнә башлады. Аның өчен юаныч, шөгыль иде ул. Бик нык кәефе төште. Башка шөгыльләнмим, ди. Судка бирүдән дә мәгънә юк. Дәлилләү бик мәшәкатьле, чыгымы да күп, – ди Сәрия ханым.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Азнакай районының Әсәй авылында яшәүче Расыйх Шакиров сүзләре буенча, мондый проблема Азнакай районында да бар. Быел берничә авылдагы хуҗалыклар зыян күргән. Дөрес, үлгән умарта ояларының төгәл санын әйтеп бирә алмады.

– Рапс авыллардан 5 чакрым ераклыкта чәчелергә тиеш, ләкин бу таләпләрнең берсе дә үтәлми. Ике арага саклагыч полоса буларак карабодай чәчсеннәр иде, – ди ул. – Бал кортлары агулану белән үк үлмәскә дә мөмкин. Алар тора-бара харап була. Монда барысы да – район башлыгыннан башлап тикшерү органнары, умартачылар бергә эшләргә тиеш.

Хәл итәргә мөмкин

Умартачыларның теләкләре аңлашыла да: эшкәртсеннәр, тик билгеле бер таләпләрне генә үтәсеннәр. Аерым алганда, умартачылар энтомофиль культураларны эшкәрткән вакытта куркынычлылыгы 1 һәм 2 нче класс булган инсектицидлар белән эшкәртүне тыярга таләп итә. Кырларны эшкәрткән вакытта бал кортларының игътибарын җәлеп итәр өчен махсус азык базасы булдыру да бөҗәкләрне саклап калыр иде, ди алар. Болардан тыш, алар кортлар очкан көндезге сәгатьләрдә агулаган өчен җаваплылыкны арттыруны сорый. Өченчедән, сөйләшүләрне көздән үк башларга кирәклеген әйтә.

Бер караганда, әлеге хәлләрне булдырмый калуның тәртипләре эшләнгән дә. Әледән-әле алдан кисәтү, зарарсыз биопрепаратлардан файдалану турында әйтелә, һәр районда пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда закон бозу очракларын булдырмый калу максатыннан эшче төркем һәм «Ватсап»та группалар булдырылды. Инвесторларга һәм фермерларга кисәтү хатлары таратыла. Тик Арча районының актив умартачысы Ләлә Шакирова фикеренчә, гамәлдә болар эшләми яки проблеманы хәл итми. «Кортларны тиз арада кая да булса алып китү яки ябып тору – бар кешегә дә туры килә торган чара түгел», – ди ул.

Сүз уңаеннан, Шакировлар әлеге проблеманы ишетеп кенә белми. Ике ел рәттән Шекә авылында яшәүче әтисе Нурулла Закировка авырлык килгән. Узган ел – 30лап оясы, быелның июнендә умарталарның 50 проценты зыян күргән. Үлгән кортларны анализга җибәргәч, аларда ике төрле пестицид булуы ачыкланган. Шулай да, Ләлә Шакирова сүзләренчә, проблема хәл ителмәслек түгел.

– Агрофирмалар чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәшү өчен арзанлы, әмма халыкка да, табигатькә дә зыянлы пестицидлар сайлый. Моны югарыдан тыярга кирәк. Ни өчен аграрийларның куркынычлылыгы өченче класс булган препаратлар белән эшлиселәре килми? Чөнки алары дүрт тапкыр кыйммәтрәк һәм нәтиҗәсе озакка бармый. Икенчедән, умартачыларның үзләренең проблемаларына, туган якларына битарафлыгы. Күпчелек кеше, төрле сәбәпләр аркасында, тел яшерү яклы. Кемдер мәшәкатеннән, кемдер чыгымыннан, кемдер кешедән курка, кемнедер дөреслеккә ышанмау туктата. Безгә берләшеп эшләү җитми. Өченчедән, рәсми органнарның безне берсеннән икенчесенә куып йөртүләре тәмам алҗытты. Бары тик безнең мәнфәгатьләрне генә яклаучы вәкаләтле ведомство булдырырга кирәк, – диде Ләлә Шакирова.

Умартачылар сүзләренчә, үлгән бал кортлары өчен компенсация алу да сират күпере кичү белән бер. Бик күп нечкәлекләре, авырлыклары бар. Шунлыктан зыян күргән өчен акча алучылар бик аз.

Сөйләшү кирәк

Бал кортлары үлү очраклары буенча Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тикшерү башлап җибәрде. Нәтиҗәләр билгеле булгач кына тиешле чаралар күреләчәк. Алар сүзләре буенча, игенчеләр – алдан кисәтергә, ә умартачылар аеруча игътибарлы булырга тиеш.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безгә биргән җавап хатыннан аңлашылганча, бал кортлары аграрийларның энтомофиль культураларны (бөҗәкләр белән серкәләнүче культуралар) эшкәрткән вакытта куркынычлылыгы 1 нче класс булган препаратлар кулланудан харап булырга мөмкин дип фаразлана. Ләкин төгәл нәтиҗә, алда язып узганча, анализлардан соң гына ясалачак.

– Кызганыч, республикада бал кортларының күпләп үлү очраклары ешайды. Төгәл саннарны әлегә әйтү читен. Быелгы сезонда без Әлмәт, Аксубай, Лениногорск, Питрәч районнары умартачыларыннан мөрәҗәгатьләр алдык. Ләкин барысы да проблемалар турында хәбәр итми, – диде министр урынбасары Ленар Гарипов.

Аның фикеренчә, профилактика эшләре алып баруга умарта паспортлары булмау да комачаулый. Татарстанда умарталыкларның нибары 36 проценты гына паспорт алган.

– Шунлыктан умарталыкның урнашкан урынын ачыклау авыр. Паспорт ясату мәҗбүри. Бу, агуланган очракта, судта да кирәкле документ. Шулай ук суд, кисәтү алганнан соң, умартачының зыян күрмәс өчен, нинди чаралар күрүе белән дә кызыксыначак,  – дип кисәтә министр урынбасары.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев фикеренчә, бу четерекле мәсьәләдә ике як турында да уйларга кирәк.

– Бу очракта без ике сорауга җавап бирергә тиешбез: авылда эшләүче кешеләрне сакларга һәм республика халкын азык-төлек белән тәэмин итәргә телибезме? – ди ул, умартачыларның иң куркыныч саналган химикатлардан баш тарту белән бәйле үтенечен шәрехләп. – Чөнки химик ысулдан ваз кичкән очракта уңыш күләме өч тапкыр кимеячәк һәм 2 млн тоннага да җитмәячәк. Бу технологияләр бүген уңышны тотрыклы һәм күп итеп алырга мөмкинлекләр бирә. Умартачылар әйткән пестицидларны кулланмаган очракта, кайбер культураларны бөтенләй үстермәскә туры киләчәк. Арпа уңышы да бермә-бер кимеячәк. Пестицидларның барысы да теркәлү узган, рөхсәт ителгән каталогы бар. Бүген генә аларны алыштыручы препаратлар юк. Димәк, алтын уртаклыкны табарга кирәк.

Аның фикеренчә, эре агрохолдинглар да законда күрсәтелгән регламентларның үтәлешен тәэмин итәргә тиеш:

– Бу мәсьәлә буенча Россиядә дә, Татарстанда да закон кабул ителде, аны җиренә җиткереп үтәргә генә кирәк. Ике яклы сөйләшү мәҗбүри. Җирле үзидарәләрдә дә активлык сорала. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россельхознадзор да үз сүзләрен тулы һәм аңлаешлы итеп әйтергә тиеш. Кыскасы, бу тема үзенең чишелешен таләп итә. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була алмый.

Фикер

Таһир Һадиев, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары:

– Умарта кортының авыл хуҗалыгында роле зур. Күпчелек культураларны бал кортлары серкәләндерә. Серкәләндерүнең 80 проценты нәкъ менә шушы бөҗәкләргә туры килә. Бер корт көненә – 4 мең,  ә яхшы корт гаиләсе 40–50 млн чәчәккә куна. Аларның тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә көнбагыш, карабодай, кориандр уңышы 20–30 процентка күтәрелә. Җиләк-җимеш агачларының уңышы исә 30–40 процентка арта. Шулай итеп, бал кортлары ике эшне бергә алып бара. Шулай булуга карамастан, бу мәсьәләдә бер якның мәнфәгатен генә канәгатьләндерергә ярамый. Бу – без уйлаганга караганда күпкә нечкәрәк тема. Шуңа күрә бик җентекле өйрәнү таләп итә.

  • Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү