Татарстан юлларында ярты ел эчендә 127 кешенең гомере өзелгән

Быелның 6 аенда Татарстан юлларында 127 кешенең гомере өзелгән, тагын 1821е имгәнгән. Республикада барлыгы 1460 авария килеп чыккан. Аварияләр һәм имгәнүчеләр узган елгыдан азрак булса да, һәлак булганнар саны 9га күбрәк. Бу мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча Татарстанның Хөкүмәт комиссиясендә җиткерделәр.

Кеше үлеменә китергән аварияләрнең 76 проценты бәрелешү һәм җәяүлеләрне таптау аркасында килеп чыккан. Һәлак булган һәр дүрт кешенең берсе машина астына үз игътибарсызлыгы аркасында барып кергән. Җәяүлеләрне таптау очраклары 14 районда арткан.

Комиссия утырышында махсус хезмәтләрнең авария булган урынга килеп җитү вакытын киметү, куркыныч участокларда иминлекне арттыру, мәктәп автобуслары турында сөйләштеләр. Соңгы 5 елдагы саннар исә аварияләр иң күп була торган чорның 3 нче квартал, ягъни июль – сентябрь айларына туры килгәнен күрсәтә.


Фикер өстәү