Ярты елда Татарстан юлларында 126 кешенең гомере өзелгән

Быелның 6 аенда Татарстанда юлларында 1640 авария булган. Аларда 126 кешенең гомере өзелгән, тагын 2018е җәрәхәт алган. Бу хакта бүген “Татар-инфом” агентлыгын узган очрашуда республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов җиткерде.

ЮХИДИ башлыгы әйтүенчә, кукрыныч саннарның барысы да узган елгыдан кимрәк. Авария очраклары – 14,2, һәлак булганнар – 6,7, җәрәхәт алучылар 15,7 процентка азайган. Ленар Габдрахманов сүзләренә караганда, “Имин һәм сыфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектында билгеләнгән күрсәткечләр үтәлгән. Юлда һәлак булганнар саны буенча Татарстанда 100 мең кешегә 3,2 очрак туры килә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында, илдә исә алдынгылар арасында.


Фикер өстәү