Курорттан кайтучыларда коронавирус табылган

Анападан ялдан кайткач, Лениногорск районында яшәүче яңа коронавирус инфекциясе белән авырый башлаган. Моңа кадәр бу араларда читтән кайтучыларда йогышлы чирнең табылганы юк иде әле.

Бу хакта журналистларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

– Курорттан кайтучыларда чир табылуның беренче очрагы теркәлде, – диде ул. – Пациент аның белән җиңелчә формада авырый.

Аның әйтүенчә, ялга җыенучыларга алдан ук саклык чарасы күрергә: барыр алдыннан ул төбәктәге эпидемиологик вазгыять белән кызыксынырга кирәк. Анда, бәлки, барлык кунакханәләр һәм шифаханәләр дә эшләмидер. Үзең белән битлек һәм пирчәткәләр, антисептик чаралар алырга. Аларны очкычта, поездларда да салмаска. Ялдан кайткач, ике атна дәвамында сәламәтлегеңне кайгыртырга. Яңа коронавирустан тыш, эчәк инфекциясе, А гепатиты, ротавирус һәм башка йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы бар.

Кызганыч, әлеге чир белән медицина хезмәткәрләре дә авырый. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, бу уңайдан Социаль иминият фондына 247 уведомление җибәрелгән. 189 очрак расланган, 54е өстәмә тикшерелә. 9 медицина хезмәткәре ковидтан үлгән.

  Фәния Арсланова


Фикер өстәү