Вируслы пневмония белән авыручылар саны кискен арткан

Татарстанда вируслы пневмония белән авыручыларның да күбәюе күзәтелә.

«Авыручыларга компьютер томографиясе дә үткәрелә, чыннан да вируслы пневмония табылу очраклары артты. Барлык пневмонияләрнең 8 процентын вирус китереп чыгарганлыгы билгеле, тын юллары йогышлы чирләре белән авыручылар да, шик уятучы төркем буларак, аерым тикшерелә», – ди атарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Аның фикеренчә, тикшерүләрнең сыйфаты да яхшыра бара, медиклар шулар буенча нәтиҗә ясый. Татарстанда статистика буенча, тын юллары вируслы инфекциясе белән 7215 кешенең авыруы мәгълүм.

 

Пульмонология кафедрасы мөдире Равил Вәлиев: Чикләүне йомшартырга иртәрәк. Августта авырулар артачак


Фикер өстәү