Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар күмелгән туганнар каберлегенә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның туганнар каберенә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе Рузь шәһәр округы Сухарево авылында Бөек Ватан сугышы сугышчылары күмелгән урында булды.

«Бөек Җиңү югалтулар бәрабәренә ирешелде. Бу бөтен халыкның батырлыгы иде. Ил өчен авыр вакытта безнең кешеләр бердәмлек, мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык күрсәттеләр», — диде Татарстан Президенты. Сугыш башланганнан бирле 80 ел узгач та, аларның батырлыкларын һәр гаиләдә хөрмәтлиләр һәм һәр геройны хәтерлиләр, дип өстәде ул.

Туганнар каберендә Рөстәм Миңнехановның абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы да җирләнгән. Ул 1941 елның 15 декабрендә Морево авылы янында 19 яшендә вафат була.

«Әтием Галимҗан абый турында күп сөйләде. Һәм без абыйлар белән аны күмгән урынга күптән килергә теләдек. Мәскәү өлкәсе җитәкчелегенә Бөек Ватан Сугышы Геройлары истәлеген саклау мәсьәләләренә игътибар белән караулары өчен рәхмәт», — дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Туганнар кабере «Патриот» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге территориясендә урнашкан. Ул 1941 елның декабрендә оеша, ә һәйкәл 1960 елда куела. Анда 197 кеше күмелгән, аларның 112сенең шәхесе ачыкланган, ә калган 85енең кемнәр булуы билгесез.

Бүген үк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянская истәлегенә багышланган музей комплексында да булды.


Фикер өстәү