1726 алданган өлешче быел җәен тораклы булачак

Татарстанда “сакаллы” төзелешкә әйләнгән 8 йорттан фатир көтүчеләр якын араларда, ниһаять, зарыгып көтелгән фатир ачкычларын алачак.

Биредә Казан шәһәре Достоевский урамындагы 57нче йорт, Губкин урамының “МЧС” торак комплексында №3 һәм №4 йортлар, Нокса тавы урамындагы “Яшьләр” торак комплексында №5 йорт, Чистай һәм Четаев урамнарындагы “Алтын урталык” торак комплексында №3 һәм №6 йортлар, Заслонов урамындагы 38-42 йорт, Алабуга шәһәренең Меңьеллык урамындагы 1А йорт турында сүз бара.

Хәзерге вакытта Достоевский, 57 һәм “Яшьләр” торак комплексындагы №5 йортта төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнгән. Башка йортларда да эшләр төгәлләнү алдында тора.


Фикер өстәү