Алексей Песошин: «Татарстанда алданган «өлешче»ләр мәсьәләсе хәл ителде»

Татарстанда төзелештә өлешләп катнашып, акчасыз да, тораксыз да калучылар мәсьәләсе хәл ителеп беткән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтте. Билгеле булганча, Хөкүмәт җитәкче Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты.

“Республикада алданган “өлешче”ләр мәсьәләсе хәл ителде, – диде Алексей Песошин. – 2007-2023 елларда Татарстанда шундый 146 объект кулланышка тапшырылды”.

Премьер-министр әйтүенчә, мондый “сакаллы төзелеш”ләрне сафка бастыру нәтиҗәсендә 18,6 меңнән артык кеше тораклы булган.


Фикер өстәү