Башкортстанда биш кешенең гомерен кыюга китергән бик каты авария булган. Социаль челтәрләрдә һәлакәт урынында төшерелгән фотосурәтләр таралган, дип яза “Татар-информ”.
Челттәрләрдәге хәбәрләргә караганда, Уфадан чыкканда су сибү машинасы җиңел автомобильгә килеп бәрелгән.
Юл фаҗигасендә өч егет һәм ике кыз һәлак булган. Тагын ике кеше хастаханәгә озатылган.