Татарстанда коммуналь челтәрләрнең өчтән берен яңартырга кирәк

Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 26,5 мең чакрым тәшкил итә, шуның өчтән бере яңартуны таләп итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

Аның сүзләренә караганда, инженер челтәрләрен яңарту зур чыгымнар таләп итә. Бу хакта сөйләгәндә, тармакка инвестицияләр җәлеп итү чарасы буларак, концессион килешүләрне атады ул.

“Инженер челтәрләре тузу мәсьәләсе ил күләмендә хәл итүне таләп итә”, – дип тә өстәде Премьер-министр.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәлә буенча федераль программа булдыру турында карар кабул итте. Әлеге юнәештә республиканың үз программасы гамәлдә булса да, федераль дәрәҗәдәге чаралар зуррак мөмкинлекләр ачачак, дип фаразлана.


Фикер өстәү