Видеокадрлардан күренгәнчә, очкыч, янган хәлдә, күз иярмәслек тизлек белән аска томырыла.
Исегезгә төшерәбез: бомбардировщик бүген иртән Ставрополь краеның Красногвардейск районында аэродромга очканда һәлакәткә юлыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига очкычның төзексезлегенә бәйле.
Өч хәрби очучы катапульта ярдәмендә җиргә төшеп исән калган. Берсен эзлиләр.
«Ту-22М3» бомбардировщигы хәрби бурычын үтәгәннән соң һәлакәткә юлыккан