Татарстанда законсыз мигрантларны ачыклау буенча тикшерүләр үткәрелгән

Экстремистлыкка каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте идарәсе, Яшел Үзән прокуратурасы белгечләре белән берлектә, законсыз миграция һәм хезмәт эшчәнлегенә каршы көрәш кысасында рейдлар уздырган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараларның төп максаты – чит илдән килгән кешеләрнең законсыз яшәүләрен һәм законсыз эшләүләрен, хокук бозуларын кисәтү.

Рейдлар барышында Яшел Үзән районындагы бер интернет-кибет складында 62 мигрант тикшерелгән. Шуның 24енә миграция законын бозган өчен административ беркетмә төзелгән.

Бер үк вакытта Лаеш районындагы складта чит илдән килгән 15 кешене тикшергәннәр. Өчесенең миграция законын бозуы ачыкланган һәм аларга административ беркетмәләр төзелгән.

Рейд нәтиҗәләре буенча барлыгы 77 мигрант тикшерелгән. Шуның 27сенә административ хокук бозулар турында 49 беркетмә төзелгән, алтысы штрафка тартылган. Берсе Лаеш районы суды карары нигезендә үз иленә куылган. 19ы, үз илләренә куу турында эшне карап тикшерү өчен, махсус бүлеккә урнаштырылган.


Фикер өстәү