Яшел Үзәндә 30 мигрантны Россиядән куып җибәргәннәр

Полиция хезмәткәрләре Яшел Үзәндә законсыз миграциягә каршы көрәш буенча рейд уздырган. Шәһәр читендә урнашкан логистика үзәгендә чит илдән килгән 115 кеше тикшерелгән. 40 мигрантның закон таләпләрен бозуы ачыкланган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай итеп, 40 кешегә карата законсыз хезмәт эшчәнлеге, Россиядә вакытлыча яшәү режимын бозу, иммиграция кагыйдәләрен санга сукмау очраклары буенча беркетмәләр төзелгән. 30 мигрант район судлары карары нигезендә илдән куып чыгарылган.

Хәзерге вакытта нелегаллар хезмәтеннән файдаланучы эш бирүчеләр ачыклана. Россиядә эшләү өчен рөхсәт кәгазенә яки патентка ия булмаган чит ил кешеләрен эшкә алган оешмаларга 800 мең сумга кадәр штраф яки 90 көнгә хезмәт эшчәнлеген туктату яный.


Фикер өстәү