Битлек, пирчәткә, смс: полиция вәкилләрен күпләр урамга чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән?

Рейд вакытында полиция хезмәткәрләре Казанда 2300ләп кешене тикшергән
6 нчы майда башкалада үзчикләү режимының ни дәрәҗәдә үтәлешен тикшерүгә юнәлдерелгән рейдлар узган. Полиция вәкилләрен күпләр урамга чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән? Әллә халык өйдә утырудан туйганмы? Без бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең матбугат үзәгеннән кызыксындык.
Хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе һәм полиция территориаль бүлекләре хезмәткәрләре кешеләр күпләп йөри урыннарны – Аккош күле, Континент, Крылья советов, Горький паркларын, “Казан”гаилә үзәге янындагы территорияләрне тикшергән. Шулай ук шәһәрнең үзәк урамнарында өстәмә патрульләр куелган.
Рейд вакытында полицейскийлар 2300ләп шәһәр кешесен тикшергән. Административ закон нормаларын бозган өчен 250дән артык граждан полициянең территориаль бүлекләренә китерелгән, кайбер очракларда административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Үзизоляция кагыйдәләрен бозган 270кә якын кеше җаваплылыкка тартылган. Аларның күбесе урамда рөхсәт документларыннан башка йөргән, полиция хезмәткәрләренә смс-хәбәр дә, эш урыныннан белешмә дә тәкъдим итмәгән. Җәмәгать транспортында һәм кибеттә саклык чараларыннан башка башка йөргән өчен 70 кеше җаваплылыкка тартылган.
Безгә мондый зур күләмле рейдлар узуын чираттагы тикшерү дип аңлаттылар. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга, үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Урамга битлектән, пирчәткә, смс, эш белешмәсеннән башка берүк чыга күрмәгез!

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү