Mарат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итү петициясен җитәкчелек күргәнме?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән онлайн-брифинг барышында журналистлар артист Марат Бәшәров турында да кызыксынды. Исегездә булса, аны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итү буенча петиция җыя башлаганнар иде.

Марат Бәшәров үз хатыннарын кыйнауны тануы сәбәпле, артистның мактаулы исемнәрен алуны таләп итәләр.
2012 елда Татарстанның атказанган артисты исемен аңа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган иде.

Лилия Галимова бу сорауга болай дип җавап бирде:
— Көн кадагында, аерым алганда Татарстан Президентының, башка төп сорау тора. Һәм ул барыбызга да билгеле темага кагыла. Кызыксынырмын, әмма бу хакта сүз юк иде. Җитәкчелек тәүлек әйләнәсе коронавирус инфекциясе таралмау юнәлешендә эш алып бара, бөтен игътибар һәм көч шуңа юнәлгән.


Mарат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итү петициясен җитәкчелек күргәнме?” язмасына фикерләр

  1. Марат Башаровка карата «кычытмаган җирәрен кашып йөрүчеләр» белән һич килешмим.Ул иң самими артист,татар артисты да әле.Төп карашлары белән үк.Минемчә хатыннарын ул әнисе дә үлгәннән соң,дөрес сайламаган; шоу бизнес тирәсендә буталып,беркатлы Маратның башын бутап кына хатын дәрәҗәсе алган,аннан «кесәсен»сауган төр хатыннар турында сүз бара.Алар ир тәрбияләү, ирне зурлау төшенчәсеннән ерак затлар.Әле ярсытыр дәрәҗәдә провокатив хәрәкәт яки сүзләргә дә маһирлар.Марат-ул корбан гына.Юкка гына кызып китеп- татарның төп сыйфаты- бер ахмаклык эшләп ташлагач, «татар акылы төштән соң» дигән гыйбарә тумас иде.Ул моны үзе дә таный.Хәэер биологик атасы,туганнары да табылгач,Марат тәгаен башкачарак яшәр.Үз үзенә бәясе дә кырысланыр.

Фикер өстәү