Ел башыннан бирле 27 теракт булдырылмыйча калган

2024 ел башыннан бирле генә дә Россиядә транспорт, ягулык-энергетика комплексы һәм оборона сәнәгате объектларында 27 теракт булдырылмыйча калган. Шулай ук илгә Украина диверсантларының үтеп керү омтылышларына киртә куелган. Илнең террорчылыкка каршы комитеты (НАК) утырышында шул хакта сөйләп үтелде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

“Украина неонацистлары һәм аларның көнбатыштагы хуҗалары илебез территориясендә үтә вәхши җинаятьләр оештыра. Шул ук вакытта алар җинаятьне башкаручылар сыйфатында халыкара террорчылык подпольесы әгъзаларын да җәлеп итә”, – дип басым ясап әйткән Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе Александр Бортников. Моңа мисал итеп ул Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл”дагы террорчылык актын китереп үткән.
Федераль иминлек хезмәте раславынча, Украина хәрбиләре транспорт һәм ягулык-энергетика инфраструктурасының мөһим өлешләренә, оборона сәнәгате предприятиеләренә һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итү системалары объектларына зыян салу эшен көчәйткән. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, килеп туган вазгыять алга таба дәүләт органнары гамәлләрен камилләштерүне таләп итә. Шул сәбәпле, террорчыларны кызыксындырырдай объектларны саклау буенча өстәмә чаралар күрү турында карар кабул ителгән.


Фикер өстәү