Татарстанда парк-скверларны төзекләндерү өчен тавыш бирү тәмамланып килә

Киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу өчен 10 көннән аз гына күбрәк вакыт калып бара. Онлайн-тавыш бирү 30 апрельдә төгәлләнәчәк.

Республикада быел 45 муниципаль берәмлектән 273 парк-скверны, шулай ук 1,5 меңнән артыграк ишегалдын тавыш бирүгә чыгарганнар.

Үзегезгә ошаган “кандидат” өчен gorodsreda.tatar.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “Услуги РТ” кушымтасында тавыш бирергә мөмкин. Объектлар Президент

Владимир Путин тәкъдим иткән “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проекты кысасында сайлап алынган.

“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, республикада 16 апрельгә тавыш бирүчеләр саны 300 меңнән арткан. Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Питрәч районнарында һәм Чаллыда яшәүчеләр бу җәһәттән бигрәк тә зур активлык күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез: Россия күләмендә тавыш бирү 15 мартта башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика халкына мөрәҗәгать итеп, тавыш бирүдән читтә калмыйча, төбәгебезгә ял итү өчен матур парклар, уңайлы урыннар санын арттыруга ярдәм итәргә чакырды.


Фикер өстәү