Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының чираттагы утырышы башланды

Башкалада алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышы башланды. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Көн тәртибендә 16 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 6 федераль закон проекты бар.

Утырышта Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап та булачак. Документ 7 апрельдә Татарстан Рәисе тарафыннан парламентка кертелде һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралды. Дәүләт Советы утырышында әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү