Санкт-Петербург карының Татарстанга киләчәкме-юкмы икәнен әйткәннәр

Бүген Санкт-Петербургта кар яуган. Биредә әле тагын бик көчле явым-төшем булачагын әйтәләр. Гәрчә моңа кадәр анда һава температурасы, бездәге кебек, +20 градуска кадәр күтәрелсә дә. КФУ профессоры Юрий Переведенцев “Челнинские известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан җылы һава чолганышында булганлыктан, безгә бу суык янамый. Әмма алга таба барыбер Арктикадан салкын һава агымы үтеп керергә мөмкин. Шуңа күрә 7 июньгә кадәр кырау төшү куркынычы саклана әле.

Үсемлекләргә килгәндә, хәзер алар үсү чорына кергән (вакытыннан берникадәр алдарак). Алар өчен иң мөһиме – корылык һәм кырау булмау.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Татарстанда җылы һава сишәмбе – 24 апрельгә кадәр сакланачак.


Фикер өстәү