«Райнур, ни өчен шулай эшли алдың? Бу адымга бардың? Ник?»

Мәйдан гөж килде. Аптырашкан йөзләрен янәшәдәгеләргә төбәгән ирләр аягүрә торып басты. Халык бермәлгә өнсез калды. Ничек? Ник? Булмаганны? Гаделлек эзләп иң беренче мәйданга атылганнар арасында Райнурның бабайсы – сыңар пүкән аяклы Мөбарәкҗан карт, кечкенәдән бергә уйнап үскән, шактый ярышларны бергә үткән дусты, үзе дә оста көрәшче булып танылып баручы Чыңгыз, тагын берничә яшүсмер бар иде. Күңелләре белән әлеге халәтне кабул итәргә теләмәгәннәрне һәм «Хәрәмләште», «Позор», «Чиста булмады» дип кычкырып утырганнарны ике генә сикереп, мәйдан уртасына ашыкты алар. Утырган халыкны шактый вакыт аралап атлады көчле аяклар. «Райнурга нәрсә булды?» – дигән уй, алар белән янәшә утырганнарны да мәйдан уртасына дәште. Битараф булмаганнар авыз кырыйларына кулларын куеп кычкырырга, сызгырырга, ничек итеп кенә булса да, үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерергә тотынды. Кайбер талпынганнарының хатыннары, кайберләренең балалары кире үз урыннарына чалбар балакларыннан тартып утыртты. «Синнән башка да белерләр», янәсе. «Тыгылма. Борыныңны юк-барга тыкма», – дип, көрәшне гади бер ярышка санап, чабуларыннан тартып туктатты якыннары. Шулай да халык арасыннан шуып кына чыкты көрәшченең якын дуслары. Мәйдан тирәли утырганнар арасыннан шактый ир-егет иярде аларга. Ирексездән, ярышны өзеп, «Таралыгыз!» дип яңгыраган хөкемдарлар тавышына, халыкның  «Позор» дигән сүзләре бергә кушылып, бик уңайсыз, хәтта гади дә гадәти булмаган ниндидер бер ямьсез күренешне хасил итте. Мондый бәйрәмнәрдә сирәк була торган үзгә күренеш, үзгә-ят халәт иде бу. Хәтерләрнең соңгы җөйләренә кадәр үткәреп, ачы итеп мәйданны хөкемдарның сыбызгы тавышы ярып узды. Кайсы кайда таралып яткан көрәшчеләргә торып басарга әмер бирелде. Келәмнең уң як кырыена аркасы белән килеп төшкән Райнур башта җыерылып килде. Бераз яны белән яткач, акрын гына торып утырды. Халыкка карарга читенсенепме, оялыпмы, әллә инде теләмичәме, куллары белән йөзен каплады. Көрәк кебек куллар йөзен генә түгел, бөтен башын әйләндереп алды. Кулдан сөлгесе шуып төште. Башлар түбән иелде. «Нигә?..» Сабантуйның бөтен матурлыгы, яме китте. Җыр-моң өзелде, ярышлар онытылды. Әле генә үрле-кырлы сикергән микрофоннар кинәт бердәй туктап калды. Ирләр әсәренеп хөкемдарларның соңгы сүзен көтте. Татар көрәшенең бу ноктага җитеп тә, соңгы секундта гадәти булмаган борылыш алып тәмамлануын һәм Райнурның әлеге аңлашылмаган сәер халәтен халык тын да алмый күзәтте, нидер көтте, ахыргача җиңүенә өмет итте. Сабырлыклары ташып чыкканнар, хатыннары сүзенә карамыйча, сикереп торып, янә көрәш келәме янына чапты. Урында калганнар гаять белдекле булып кыланып, көрәшче егет белән авыз чайкап маташты. Кайберләре озын буйлы, таза-нык бәдәнле, үткен кара күзләре белән үтәли караучы, һичнәрсәдән курку белмәс Райнурга «ташланды». Аны эттән алып эткә салучылар да, йөрәкләнеп китеп, белдекле кыяфәт чыгарып яклаучылар да, көрәшнең кызган мәлендә Райнурның аптырашлы йөзенең һавада бермәл чагылып китүен һәм уйчан карашының берара һавада асылынып торуын күрүчеләр дә табылды. Сабантуйның йөзек кашы булган һәм бик борынгыдан ук килгән татар көрәшенең, чиста көрәшнең, батырлар көрәшенең ямен җибәрде Райнур. Сабантуй батырын көткәндә диген әле син?! Сөлгеләр ураган байтак кулларны пошаманга салды бу халәт. «Монда нидер бар?» – диешкән олылар тавышына колак салып, җәт кенә торып баскан Райнурның күз карашы бер үк вакытта бабасыныкы белән дә, Чыңгызныкы белән дә бердәй очрашты. «Нигә?» – дигән сорау иде аларның барысының да йөзендә… «Ни өчен шулай эшли алдың? Бу адымга бардың? Ник?» Райнурга төбәлгән карашларның зәһәрлегеннән, хәтта ки ачуыннан, халыкның гөж килеп мәйданны аякка бастыруының көтелмәгән борылышыннан, хөкемдарлар да бераз югалып, каушап калды. Гадел көрәш келәменең баш-башларына басканнар да атылып чыгып, уртадагы бәхәскә нокта куярга ашыкты. Берәүләр Райнурның матур көрәшен сөйләде, икенчеләре каяндыр килгән ят килмешәк көрәшчене мактады. Тик барысы да Райнурның быелгы район Сабан туенда җиңүен, Сабантуй бирнәсенә дип, авыл киленнәре чиккән бизәкле сөлге өстенә центнерлы тәкәне иңенә салып мәйдан әйләнүен, иң мөһиме җиңүченең туган төбәкнеке булуын, үзе дә шактый көрәшчеләр әзерләгән пәһлеванның һәм моңарчы дәвам иткән чиста көрәшнең дулкынландыргыч минутларының бик тә уңышлы тәмамлануын көтәләр иде булса кирәк. Кисәк кенә борылыш алган бу күренештән хөкемдарлар да коелып төште, берничәсе югалып та калды бугай. Баш хөкемдар тарафына йөгерүчеләре дә табылды. Башта әрле-бирле чабып килүчеләрне куып таратырга омтылдылар да, болай булмый икән дип, кире чигенделәр. Барысы да баш хөкемдарның соңгы сүзен көтте. Башлар шул якка борылды. Ни әйтер? Ул да, озакка сузмыйча һәм әллә ни куертмыйча, «Монда әйтәсе калмаган инде», – дигәндәй, яшел тасма бәйләгән уң кулын алга сузып, кул чукларын җиңелчә генә һавада боргалап, аска әйләндереп каплады. «Чиста», янәсе… Райнурның көндәшен күтәреп алып, җилкәсе аша гына атуын, аннан җәт кенә аркасына китереп салуын бөтен мәйдан көтте бит. Баш хөкемдар үзе дә көтте. Ихлас көтте. Тик бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. Артык юан да булмаган, шул ук вакыттта көч-куәте белән дә артык алдырмаган көндәше гайре табигый халәттә аркасына алып салды аны. Инде ныклап тотынып, җилкә аша атасы гына калганда, көтелмәгән сәер алым ясады Райнур, күтәреп алып, аягын җирдән куптарган көндәшен келәмгә кире төшерде… Менә шушы мәлдә көрәшнең тоташ бавы өзелде, матурлыгы китте… Батырларның үзара кыймылдаган авызын күзәтте кайберәүләр. «Сөйләштеләр бит болар…  Килештеләр түгелме?..  Нәрсә хәл иттеләр?..»  – дип ачыклык кертергә маташты. Көткән халык өчен секундлар түгел, минутлар сарылып үтте. Тагын иңнәр иңгә терәлде. Сөлгеләр  нәзек билләрне тартып, китереп кысты. Көндәше шул мизгелдә ничәмә-ничә Сабантуйларда баш батыр калган Райнурны күтәреп алды да аркасына китереп тә салды. Ә үзе, агачка каккан чөй кебек, Райнурны җирдә яткыруның кадерле минутларын сузып, тиз генә өстеннән төшмәде. Райнур җиңелде. Әнә шуңа борчылды халык. Әнә шул ризасызландырды да инде мәйданны… «Артык көч түкмәде дә түгелме соң Фәндәс дигән бу батыр», – диештеләр мәйданнан күзләрен дә алмаган яшүсмер малайлар. «Карап торышка гадәти булса да, моның астында нидер ята, болай булырга тиеш түгел иде бит», – дип бер-берләренә сүзсез генә карашты өлкән агайлар, сәерсенеп. Райнур, торып баскач та, янына атылып килгән Фәндәскә никтер кул бирәсе итмәде. Шуның белән сынатты да инде егет. Фәкать хөкемдар гына беләгеннән алып, Фәндәснең кулын аңа тоттырды. Авызын бермәлгә җыя да алмаган Фәндәскә шул гына кирәк тә иде инде. Хөкемдарның өскә күтәргән кулын берара җибәрмичә, шактый вакыт һавада тотып, болгап торды әле ул. «Күрдегезме, батырны?», «Күрдегезме мине?..»

Райнур атылып диярлек мәйданны ташлап чыгып чапты. Ничек килеп чыкты соң әле бу? Нәрсә буйсындырды аны? Арттан ияргәннәр дә бераз вакыт: «Райнур! Райнур!» – дип дәшеп карадылар да, ияреп йөрүнең мәгънәсез икәнлегенә төшенеп, туктап калдылар. Бу вакытта ничектер бердәй булып, микрофоннар да эшләп китте. Дөньяларын яңгыратып, быелгы Сабан туеның баш батырын игълан итәләр иде анда. «Көтелмәгән борылыш ясап, Фәндәс Сираҗиев җиңү яулады. Быелгы Сабан туеның баш батыры Фәндәс Сираҗиевка – автомобиль!» – дигән сүзләрне Райнур атлап бара-бара ишетте. Өстәге ашау-эчүле ябык урында утыручылар, кияүнең кулын кысарга дип, берсен-берсе узыша-узыша, ашыгып аска, халык янына, мәйдан уртасына атылды. Алар арасында глава белән кызы да бар иде шикелле. Акылы белән кабул итмәсә дә, күңеле белән килеште батыр. Дөрес эшләмәде. Баш миен бораулап, яктылык тизлеге белән кайнар уй йөгереп узды. Гәүдә белән көч килешмәде. Акыл аптырап калды? Күңеленә кара тап кереп урнашты. Өенә ничек кайтып керер дә бабасының, сөйгәне Газизәнең йөзләренә ничек күренер ул. Әнисе алай уфтанмас та кебек, «Җебек», – дип бер әйтер дә, шуның белән бетерер. Авылдашлар алдында да әллә ничек килеп чыкты бит әле. Көрәш белән җенләнгән шәкертләренә ни дияр? Эх, монысын бөтенләй уйламаган бит ул. Ышанды шул. Алданды авыл батыры. Һай алданды. Саташтырды бит нидер. Җиңеп килгәндә дә: «Фәндәс кебекләрне генә күргән бар», – дип тотынган иде дә бит. Аннан ни булды соң? Изрәп төште түгелме? Әллә инде артык ышануы, беркатлылыгы харап иттеме? Карале… Аның колагына нидер пышылдады бит Фәндәс. Якын итеп, үз итеп пышылдады. Каты итеп сүгенеп, ачуланып әйтсә яки ялыну-ялвару авазлары чыгарса, игътибар да итмәс иде. Дусларча дәште бит. «Әллә кирегә борылырга инде?» – дип, адымын салмакландырды Райнур. Кулга микрофонны алырга да: «Дөрес булмады, яңадан көрәшәбез», – дияргә… Хатаны төзәтергә соң түгел ләбаса…

Артына борылып караганда, Фәндәсне югары чөйгән кулларның исәбе-хисабы юклыгын күреп, шунда үзенең түбәнчелекле халәтен тоеп, беренче тапкыр күзләре яшьләнде егетнең. Аның урынында Райнур буласы иде бит! Әллә инде Райнур өчен җан атканнар да бердәй фикерләрен үзгәрткәннәрме? Юктыр. Глава кияве булгач, ялагайлары отыры арткан гынадыр. Тукта… Колакка да шундыйрак сүзләр пышылдады түгелме соң ул? Шулай диде бит. «Мин глава кияве буласы кеше. Хәлемә кер, брат. «Җиңсәң генә кыз сиңа», – диделәр. Тормышымны бозма, гомерлек яра ясама. Бәхетемне урталай өзмә. Аңласаң, өр-яңа «Фольксваген» синеке. Тормышыңдагы любой  хәлне чишә алам. Тыңла, брат», – диде түгелме соң? Ризалашты бит. Хәл итәсе әйберсе бар иде шууул. Көч белән түгел, баш белән чишәсе хәл иде бу.Үзеннән генә тормаган, үтә четерекле мәсьәләне хәл итәсе булуы үзенекен иттеме, әллә башкамы…  Сүзсез генә ризалыгын белдереп «ым» какты Райнур һәм шундук, башы белән бергә карашларын да аска, көндәшенең аяк астына төбәде. Бер юлга әллә нишләмәс әле дип уйлады бит ул… һәм ялгышты. Гомере буена җитәрлек хурлыклы адымга барды. Шушы кыска гына вакыт аралыгында да кылган гамәленә бик үкенде батыр. Кайтарып алып, хатаны төзәтеп булырмы, юкмы? Эх, әтисе булсамы! Болай эшләмәс иде ул. Әтисе була торып та, ятим үскән сабыйның тернәкләнеп киткәч кенә, гайре хаталар ясавын бабасы да хупламас шул. Бабай якын булса да, әтине алыштыра аламы соң инде?! Әнисе дә малаен тыңлаучан, карусыз итеп тәрбияләргә тырышты. Шул харап иттеме? «Никләр тыңладым каяндыр килгән килмешәкне?» – дип бәргәләнде ул. Мәйдан тутырып, сиңа карап көч-куәт биреп торган авылдашлар бөтенләй исеннән-косыннан чыккан бит. Эх! «Мине кабатламагыз», – дип сөрән саласы килде аның шушы мизгелдә. «Мине кабатламагыз», – дип башкаларга да аңлатасы, төшендерәсе килде… һәм шул уе белән «беткән баш, беткән» дип, мәйдан уртасына, төгәлләнеп килүче татар көрәшенә таба атлады. «Җыелган халык таралганчы ничек тә җитешергә, бар булганын, дөресен әйтеп калырга кирәк. Ашыгырга, ничек тә халыкка дөресен белгертергә», – дип, эченнән һаман шул бер сүзне кабатлап ашкынып, алгысып уктай атылды ул мәйдан түренә. Бераздан адымнарын салмакландырды һәм… сәерсенеп аны күзәтүчеләргә, бәрелә-сугыла карашына очраганнарга, «Ашыгып хаталар ясамагыз», – дип сөйләнде тагын үзе. «Мине кабатламагыз! Кабатламагыз… Ишетәсезме… Мине кабатламагыз!»… Мәйданга ике генә сикерде Райнур. Йөгереп барып, сузылып кына, алып баручының кулыннан микрофонны йолкып кына алды…  Аннан… микрофоннар кинәт сүнде… Мәйдан тынып калды… Әйтеләсе сүзләр дә…  әйтелмичә калды…

Рәҗәп Бәдретдинов

Рәҗәп Бәдретдинов – «Төнге яктылык», «Каһәрле еллар корбаны» китаплары авторы. Телләр комиссиясе уздырган әдәби бәйгедә «Юлаучылар» хикәясе икенче урын алды. Тумышы белән Балтач районының Пүскән авылыннан.  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре булып эшли.


Фикер өстәү