Переведенцев: кар бик тиз эретеп бетеп, язгы ташуны тизләтергә мөмкин

Татарстанга Балтыйк диңгезеннән циклон үтеп керү сәбәпле кинәт җылыту карны бик тиз эретеп бетерергә һәм язгы ташуны тизләтергә мөмкин. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай дип белдергән.

«Хәзер безгә җылы дулкын үтеп керде. Норма буенча тәүлеклек уртача температура +3 градус чамасы булырга тиеш, ә чынбарлыкта – күпкә югары.  Тәгаенләп әйтсәк, җылылык 5 градустан артып китте. Гадәттә табигать җанлана башлаган чорда гына шулай була», – дигән ул «Татар-информ» агентлыгына.

Белгеч билгеләп үткәнчә,  быел уҗымнарга кар катламы астында озак утырырга туры килде. Апрель башында явым-төшем айлык норманы тутырды, дип әйтергә мөмкин. Менә хәзер кинәт җылытты.  Ә бу язгы процессларны бик нык тизләтергә мөмкин. Аның әйтүенчә, һава температурасының якындагы 10 көндә нормадан 4 градуска җылырак булуы көтелә. Гәрчә әле ай башында гына тәүлеклек уртача температура нормадан кимрәк дәрәҗәдә теркәлсә дә. Переведенцев сүзләренә караганда, ял көннәрендә дә җылы һава саклана, явым-төшем көтелми. Шимбә көндез һава температурасы – 9, якшәмбе 11 градус җылы булачак. Ә дүшәмбе көнне көндезге сәгатьләрдә  14 градуска кадәр җылытачак.


Фикер өстәү