Ике тәүлек эчендә ярты айлык нормадан артыграк кар яуган, тагын көтеләме?

Үткән ял көннәрендә Казанга ярты айлык нормадан күбрәк кар “ишелеп төшкән”. Якын араларда мондый явым-төшем көтелми.

КФУ экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, ике тәүлек эчендә – 10 һәм 11 декабрьдә 30 мм күләмендә (декабрь нормасы – 43 мм) кар яуган. “Ике тәүлек эчендә ярты айлык нормадан артыграк кар яуды – бик күп бу”, – дигән профессор. Аның әйтүенчә, кар катламы биеклеге февраль аена хас күрсәткечкә – 27 сантиметрга җиткән.

Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, без Урта диңгездән килгән көньяк циклон йогынтысында калганбыз. Мондый циклон кышын күп явым-төшем алып килә. Кар-буран Казаннан көнбатыштарак урнашкан территорияләрдә – Мәскәүдә, Түбән Новгород өлкәсе һ.б. бигрәк тә нык котырган.

КФУ профессоры билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казанда уңайлы һава температурасы урнашкан. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада көчле явым-төшем көтелми.


Фикер өстәү