Минзәлә күгендә һәләкаткә юлыккан L-410 самолеты очучыларының соңгы сүзләре челтәрдә пәйда булган

Очкыч һавага күтәрелгәннән соң бер минут узуга, диспетчер белән элемтәсен өзгән
Минзәлә күгендә һәлакәткә юлыккан L-410 самолеты очучыларының диспетчер белән сөйләшүе пәйда булган. Һәлакәттә 16 кешенең гомере өзелүен тагын бер тапкыр искә төшерик. Аудиоязма “112” телеграмм-каналында урнаштырылган.

Очучылар анда диспетчерга 1500 метрга күтәрелүләре турында хәбәр итә. Диспетчер алга таба очарга рөхсәт иткәннән соң экипаж двигательнең эшләүдән туктавы, шуңа күрә төшеп утырачаклары турында белдерә.
Шуннан диспетчер самолетның биеклеге һәм тизлеге турында сорый. Очучы барысының да контрольдә тотылуы турында, шуннан очкычның төтенләве турында хәбәр итә. Сөйләшүнең калган өлешен аңлап булмый. Самолет һавага күтәрелгәннән соң бер минут узуга элемтә югала.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига 10 октябрьдә, 09:10 сәгатьтә килеп чыккан. Самолетта 20 парашютчы булган. Җиргә утырганда, 16 кешенең гомере өзелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәтнең сәбәбе очкычта кешеләр санының тиешледән күбрәк булуына бәйле.


Фикер өстәү