Рифат Җамал: «Язучылар арасында мин – икенче ветеринар»

Аның һәр темага карата үз фикере һәм шушы фикерне ныгытучы дәлиле бар. Килешәсеңме, юкмы – анысы синең эш. Ул басым да ясамый, үз позициясеннән дә чигенми. Әдәбиятка соңарып килүнең нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар? Интернет файдамы, әллә зыянмы? Ни өчен җәмгыятьтә чын ирләр аз? Әдәбиятка публицистика килешәме, әллә фәлсәфәме? Күптән түгел 70 яшен тутырган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал белән әнә шулар турында сөйләштек, кайбер урыннарда бәхәсләшеп тә алдык.

– Сезнең өчен чын шигърият нәрсә ул?

– Беренчедән, мин филолог түгел. Анна Ахматованың, «поэзия – это тайна» дигән сүзләре бар. Бу чыннан да шулай. Ләкин ул сер югалып бара шикелле. Бигрәк тә җырларда. Соңгы вакытта «Одноклассники»га еш керәм. Шунда миңа шигырьләр дә тәкъдим итәләр. Еш кына, бу шигырь түгел, дип язам. Чөнки ул теләсә кем теләсә нинди мәҗлестә әйтә ала торган сүзләрдән тора. Шигырь ул гадәтидән югарырак, минемчә, фәрештәләр сүзенә тиң булырга тиеш. Махсус белемем булмагач, минем бу сүзләрне әйтүем дөрес тә түгелдер. Ләкин мин – шагыйрь. Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Тәлгать Галиуллин hәм башкалар да бу хакта язып чыктылар.

– Моңарчы бит интервьюларда «мин шагыйрь түгел» дип әйтә идегез.

– Күп тапкыр шулай дип әйттем. Үземне шагыйрь дип әйтергә бик кыенсына идем. Ләкин бүген Язучылар берлегендә дә юкка гына эшләмимдер.

Шигырьне көчәнеп язмыйм. Үземдә шундый сәләт барлыгын белгәч тә, каләмгә ябырылмадым. Китап кибетенә барып, унар китап алып кайтып, профессионалларның шигъри алымнарын өйрәндем. Алар арасында иң тәэсир иткәне Равил Фәйзуллин иҗаты булды. Әле дә өйрәнүемне, укуымны дәвам итәм. Чөнки шагыйрь дигән исемем бар, мин аны акларга тиеш. Шигъри cүз укучы күңеленә май кебек ягылырга тиеш. Моның өчен татар теленең бөтен нечкәлекләрен белү, матурлыгын тою, фикер тирәнлеге кирәк.

– «Одноклассники» социаль челтәрендә 10 меңнән артык укучым бар, дидегез. Тагын нинди интернет-мәйданнардан файдаланасыз? Татар әдәбияты интернетта ни дәрәҗәдә популяр?

– Гомумән алганда, интернетта эшсезләр утыра дип саный идем. Ул, минем фикеремчә, күпләр өчен вакытны үтерү урыны. «Одноклассники»га ниндидер мәгълүмат алырга кирәк булганга килеп кердем. Шигырьләр урнаштыра башладым, бакчамдагы чәчәкләрне… Аларга кайтавазлар килә башлады, шуннан китте инде. Киявем аны «пенсионерлар сайты» дип атый. Бәлки шулайдыр да. Анда татар телен камил белгән, шигъриятне аңлаган кешеләр күп. «Одноклассники»да совет мәктәбен узган белемле кешеләр җыелган дип саныйм. «ВКонтакте»да – яшьрәкләр. Алар инде бу сәхифәдән ниндидер файда эзлиләр. «Инстаграм»ны бизнес өчен кулланучылар шактый. Мин аларның барысында да бар, ләкин эшли торганы – «Одноклассники». Барысына да вакыт әрәм итәсем килми. «Фейсбук»та исә даими талаш барганга катнашып китәргә теләмим. Мин җәнҗал яратмыйм.

Әдәбиятны нинди мәйдан бар, шунда популярлаштырырга кирәктер. Язучыларның күбесендә сайт та бар. Минем дә бар ул. Ләкин башта популярлашу өчен социаль челтәрләрдә иҗатыңны тәкъдим итәргә кирәк дип уйлыйм. Ник дигәндә, халык китапханәгә дә йөрми инде хәзер. Аның өчен китапханә дә, күңел ачу урыны да – интернет хәзер. Сүз уңаеннан, миңа сезнең шигырьләр ярдәмендә татарчага өйрәнәбез, дип язучылар да бар.

– Әдәбият ни дәрәҗәдә заман белән бергә атлый? Әйтик без пандемия, чикләүләр чорында яшибез. Әдәбиятта чагылыш табамы алар? Әллә инде язучы үзе уйлап тапкан чәчәкле-купшы матур дөньясында яшәүне кулайрак күрәме?

– Менә монда («Казан утлары»ның соңгы санын ача – ред.) – минем шигырьләр, Булат Ибраһимныкы да. Безнең аерма нәрсәдә? Булат Ибраһимның шигырьләр циклы «Кем чоры бу?..» дип атала, минеке – «Чәчәктә булсам да көзләрен…». Булат хәзерге көн турында яза, ул – публицист, миндә – мәңгелек кыйммәтләр. Әдәбиятта заман сулышы бар һәм, һичшиксез, булырга тиеш. Әмма бүгенге публицистиканы билгеле бер вакыттан соң укучы аңламаска мөмкин. Ә мәңгелек кыйммәтләр – алар һәр чорда да актуаль.

– Әдәбиятны профессионалларга һәм үзешчәннәргә бүлсәк, сан ягыннан бүген кайсы күбрәк?

– Бер сөйләшеп утырганда Ренат Харис, Язучылар берлегендә иллеләп язучы бар, дигән иде. Исәптә 300дән артык язучы  торса да, югары дәрәҗәдә иҗат итүчеләре шул чама гынадыр. Соңгы биш елда яңа әсәре күренмәгәне, очрашуларга йөрмәгәне дә бихисап.

Мин берлектә оештыру эшләре белән шөгыльләнәм һәм еш кына очрашуларга барырга язучы таба алмыйм. Бу җәһәттән чыгып фикер йөрткәндә, иҗат әһелләрен профессионалга һәм үзешчәннәргә бүлү, бәлкем, дөрес тә түгелдер.

Мин үзем язучылар арасындагы икенче ветеринар. Беренчесе – Атилла Расих. Аны язучы түгел дип кем әйтә ала? Профессионализм шигырьнең шигырьлегендә, әсәрнең камиллегендә. Монда махсус белем әллә ни тәэсир итмәскә дә мөмкин. Үзем кемгә нинди шигырь кирәклеген белеп иҗат итәм. Мине укучылар да күпчелек – хатын-кыз.

– Дөнья, әдәбият та хатын-кыз кулына калды бит инде.

 Ир-атлар көчлерәк,

ә хатын кыз – көнчерәк.

Шуңадырмы, замананы

Алар бара өстерәп.

Аңлыйсызмы, хатын-кыз дөньяны өстерәп бара. Чын, көчле  ир-атлар  булса, күтәреп барырлар иде. Хатын-кыз  гүзәл зат булып калырга тиеш, юкса, әмма бүген чын ир-атлар юк дәрәҗәсендә. Мин нинди генә аудиторияләрдә булмыйм һәм картина барысында да бертөсле – аудитория хатын-кыздан тора. Казан ветеринария институты – ул ирләр институты иде. Бүген анда төркем саен нибары 2–3 егет укый, калганнары – кызлар. Мин моны трагедия дип бәялим. Ни өчен ирләр юк? Чөнки чын ир тәрбияләр өчен җенси яктан өлгергән чорда аның физик хезмәт белән шөгыльләнүе кирәк. Бездә тормыш җиңел, физик эш юк дәрәҗәсендә, шуңа җенесен дә, холкын да аңлап булмый торган затлар барлыкка килә башлады. Әле Вологда, Кострома якларында ирләр бар, чөнки анда газ кермәгән, анда урман кисәләр, утын яралар, мич ягалар. Бездә утын ярырга кирәкми. Авылларда чаңгы эзләре дә бетеп бара лабаса.

Икенче куркыныч – ул телефонга бәйлелек. Еш кына «әти-әнисе телефонын яки ноутбугын алып куйган да баласы аларга пычак белән ташланган» дигән хәбәрләрне укырга туры килә. Психик яктан тотрыксыз буын үстерәбез дигән сүз бит бу. Мин спортзалга йөрим һәм күзәтәм. Яшьләрнең бер кулында телефон, икенчесе белән нәрсәдер күтәреп маташа. Бу  спортмы инде? Тормышның һәр өлкәсендә дә шулай бит ул. Ир кеше көчен, гайрәтен югалаткач, үзеннән-үзе хатын-кыз алгы планга чыгарга мәҗбүр. Ул акчаны да күбрәк эшли, дөньяны да алып бара. Шунлыктан кызларны кияүгә бирү дә проблема. Ялгызлар җәмгыятенең киләчәге булырмы? Уйланырга җирлек бар монда. Бу хакта сөйли башласаң, ярый ла син – табигать баласы, бөтен кеше андый түгел бит, диләр.

– Сез табигать баласымы соң?

– Табигать баласы, билгеле. Табигать кануннары буенча яшим, дингә ышанмыйм.

– Хәтерегез әйбәт, шигырьләрегезне яттан сөйлисез. Аны күнекмәләр белән ныгытасызмы?

– Бу да – сәләт. Әгәр әлеге сәләт салынмаган булса, аны ниндидер күнегүләр белән генә ныгытып булмый. Укыганда һәр лекцияне язып азапланмый идем. Алар хәтердә кала. Хәтернең төрле формалары бар. Миндә күреп хәтерләү сәләте зур. Фотохәтер дип тә әйтәләр аны. Ишетеп хәтердә калдыру сәләте дә бар, ләкин анысы ул кадәр ук яхшы түгел. Баш миен гел эшләтеп торырга кирәк, шунда хәтернең төрле мөмкинлекләре ачыла. Хәтердә калдыруның да төрле ысуллары бар. Әйтик, телефон номерларын билгеле бер даталарга бәйләп истә калдырам. Мәктәптә укыганда тарихи даталарны, вакыйгаларны истә калдыра идем. Бу белемнәрнең кайда гына эшләсәм дә кирәге чыкты. Вакыйгаларның үзара бәйләнү гадәте дә бар бит әле аның.

– Сезнең хобби нинди?

Бөтен гомер хобби булды,

Яшәдем уйнап кына.

Хәзер күрәм: һәммә эшем

Эшләнгән уйлап кына.

Чынлап та, минем бөтен гомерем – хобби. Миңа нәрсә кызык тоелды, шуның белән шөгыльләндем.  Укыйм, өйрәнәм, җаена төшенәм. Фән белән шөгыльләнү турында бер акыл иясе, «бу – үз кызыксынуыңны дәүләт хисабына канәгатьләндерү» дигән. Чынлап та шулай. Фән дөньясы миңа кызык иде. Заманында вируслар темасы да кызык иде, шуңа хәзерге вазгыятьне дә чамалыйм. Төзелеш темасы да кызык булды. Үземә кирәк булгач, кирпеч салуның методикасын эшләдем. Үсемлекләр темасы да кызыклы. Чәчкәләрне шулай итеп утыртам, берсе чәчәк атып бетерә, икенчесе башлый. Кайсылары сула, аларны өстәге ярустагы үсемлекләр каплый. Бүген 250ләп төр чәчәк үсә. Күнеккәнгә кадәр һәммә эш кызык. Күнеккәч, яңа төр шөгыль эзли башлыйсың.

– Тагын ни белән шөгыльләнер идегез?

– Галимлек эшенә кире кайтып, онкология темасы буенча эзләнүләр алып барыр идем. Бу турыда фикерләрем дә бар. Беренче урында торган чир бу, кызганычка. Бездә исә ковидтан кала бөтен чирләр дә онытылды.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү