Рүзәл Мөхәммәтшин: «Бер укучы да ялгыша алмый»

Ни өчен шагыйрь ач булырга тиеш?
Милләт өчен иҗат кешеләре генә көрәшәме? Язучы­га абруйны ничек кай­тарырга? Тәнкыйть ке­шене сындыра аламы? Бу сорауларга шагыйрь Рүзәл МӨХӘММӘТШИН белән җавап эзләдек.

:: Рүзәл, шагыйрьлек Ходай тарафыннан бирелә, дигән сүзгә ничек карыйсың?

– Ниндидер орлык өстән иңәдер, димен. Бу әдәбиятка гына кагылмый: кемдер матур итеп бура бурый, урындыклар ясый… Аларга да Аллаһы Тәгалә тарафыннан биреләдер. Язу-сызу эшен мин башка һөнәрләрдән аерып күрсәтмәс идем.

:: Чын шагыйрь нинди булырга тиеш?

– Кем ничек күз алдына китерә, шул кеше шагыйрьгә бурычлар тага инде. Бу кайвакыт капма-каршы да булырга мөмкин. Кемдер ак булырга тиеш, ди. Кемдер – кара булырга. Шуңа күрә монда җавап бирү авыр. Беренче чиратта намуслы булырга тиеш, күңеле яхшылыкта булырга. Мин үзем аны башка һөнәр ияләреннән аерып күрсәтмәс идем. Элегрәк булса, ул чорның намусы булырга тиеш дияр идек. Бүгенге интернет заманында шагыйрь генә түгел, һәр кеше үз фикерен җиткерә ала. Һәркем чорның намусы булырга мөмкин.

:: Шагыйрь милләт өчен көрәшергә, халык өчен яшәргә тиеш дип әйтәләр…

– Шагыйрь генә түгел, һәркем үз фронтында көрәшергә мөмкин. Әйтик, мин бик күп җитәкчеләрне беләм, алар элмә такталарны ике телдә эшләтәләр, милләт турында хәстәрлек күрәләр. Бу – гамәли ярдәм. Бәлки, шигырьдән дә үтемле­рәктер.

:: Ә шигырь нинди булырга тиеш?

– Мин гомумән әдәбият яклы. Тегенди әдәбият булырга тиеш, мондый булырга тиеш дип чикләмим. Һәркайсының үз укучысы бар. Алар бер-берсенең өлешенә керми.

:: Элек шагыйрьләр почетта була торган иде бит. Әле без яшь чакта да кызлар ияреп йөри, хатлар яза торганнар иде. Хәзер бу бик сизелми бугай.

– Болар барысы да тышкы күренешләр бит. Иң беренче чиратта матур итеп үз эшеңне башкарырга кирәк. Ошатканнар барыбер ошаганын белдерә, ошатмаганнар ошамаганын белдерә. Ул җәһәттән караганда, мин теге игътибардан да, бу игътибардан да мәхрүм түгел.

:: Хәзер шигырь язучылар бик күп. Шулар арасында югалып калмас өчен ниш­ләргә?

– Кемнәрнеңдер аудиториясе зуррак була. Кемнәрнеңдер – таррак. Һәр кешенең үзенең берничә укучысы бар. Алар – биш-алты кеше. Әгәр язганым шуларга ошый икән, мин канәгать. Кемгәдер күбрәк укучы кирәк. Бер даирәне яуларга телисең икән, шуларга ошардай әсәр язасың. Икенче аудиторияне яулыйм дисең икән, икенче төрлерәк язасың.

:: Укучы зәвыгы дигән нәрсә бар. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?

– Моның өчен тулы изоляция кирәк. Һәм дәүләтнең протектораты. Әгәр без бөтен интернетны, телевидениене, башка чараларны тулысынча ябып, бер төрле әсәрләр генә тәкъдим итәбез икән, бер буынны шул рухта тәрбияләп була. Ләкин чикләр ачылу белән ул туксанынчы еллар хәленә кире кайтачак. Шуңа күрә бу – мөмкин хәл, тик бик авыр хәл. Ә бүген ымсындыргычлар күп заманда уңай яктан тәрбияләү катлаулырак. Ләкин бу мөмкин дип уйлыйм. Һәр кеше үзенең гаиләсендә дәүләт масштабында булдыра алмаган эшләрне булдыра ала.

:: Игътибарны эсселарга юнәлтик әле. Синең эссе язуыңны сәерсенебрәк кабул итүчеләр булды. Яшь кешенең эссе язуы…

– Бу бик гади башланды. Редакциягә эшкә урнашкач, бер мәкалә язарга куш­тылар. Шуннан ай саен язуны сорадылар. Арада төрлеләре бар иде. Ниндидер вакыйга булганда, шул вакыйгага карата фикерең булганда язу җиңелрәк иде.

:: Ихлас күңелдән милләтең, халкың турында борчылып язылган ул әсәрләрне башка төрлегә борып җибәрергә теләүчеләр дә булды. Ватанын, халкын яратмый, дигән сүзләр ишетелде.

– Һәркем теләгән әсәрен укырга, укыганына карата үз фикерен белдерергә
хак­лы.

:: Син язганны башкача аңларга һәм аңлатырга тырышуның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсың?

– Беркемнең дә башын ачып карап булмый. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ниндидер кимсенү юк. Мин үз әсәрләрем яклауга мохтаҗ дип уйламыйм.

:: Популярлык кешене үзгәртә аламы?

– Кешене теләсә нәрсә үзгәртергә мөмкин. Популярлык та, популярсызлык та. Һәр вакыйганы кеше үзенең рухи нык­лыгы аша кабул итә. Кемдер бөгелеп төшә, кемдер нык килеш кала.

:: «Хәзер инде тәгаен әйтә алмыйм: мин милләтемне яратаммы, әллә күрал­мыйм­мы? Татар булып тууым бәхетемме, әллә каргышмы? Миңа кирәк булган милләткә мин кирәкме, әллә юкмы? Һәм, гомумән, бу милләт үз-үзенә кирәк­ме?» Унтугыз яшьлек Рүзәлнең шушы сорауларына бүгенге Рүзәл ничек җавап бирә алыр иде?

– Бу сорауларның беренче икесенә мин җавап биргәнмен. Минем татар булып тууым – бәхетем. Үз халкымны бик яратам. Калганына җавап бирергә мин әлегә әзер түгел. Ләкин Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, бу сорауларга да җавап булыр дип уйлыйм. Гомумән, безнең милләт хәлендә калган халык вәкиле бу турыда уйланырга тиештер. Соңгы берничә ел эчендә генә дә күпме вакыйгалар булып узды. Шунда без үзебезне ничек күрсәттек? Бу хакта без нинди фикерләр әйтәбез. Балаларыбызны ничек тәрбиялибез? Шушы күзәтүләрдән туган сораулар бу.

:: «Хәлбуки» әсәре милләте, халкы өчен нәрсәдер эшләргә теләге һәм сәләте булып та, үзенең сәләтенә куллану таба алмый йөргән кеше турында кебек. Мин ялгышмыйммы?

– Юк… Бер укучы да ялгыша алмый.
Һәр әсәрнең ике авторы була дип әйткәнем бар инде. Берсе язучы булса, икенчесе – укучы. Аны син бер төрле кабул итәсең, башка укучы – башка төрле.

:: Иҗат кешеләренең мәйләп утырган чаклары да тасвирлана бит инде анда. Мондый күренешләрне сурәтләүнең кирәге бармы?

– Мин зур максатлар куймадым. Форма белән уйнап аласым һәм әзрәк җәмгыятьне кытыклап аласым килде. Мин аның кытыкка реакциясе шулкадәр дип уйламый идем. Берничә урында эчү күренешләре бар, ләкин әсәр айну белән бетә. Дөньяның чын йөзен күргән ул, айныган, утырган – гаиләсе масштабында гына булса да, тормышны үзгәртергә тырышу белән бетә.

:: Эчү, уйнаш, үтерү күренешләре әсәргә кермәсен дигән караш бар. Аңа ничек карыйсың?

– Мин үз карашымны әйттем инде. Кеше үзе теләгән нәрсәсен эчә ала, ашый ала, укый ала һәм үз мөнәсәбәтен белдерә ала. Әгәр минем фикерем шундый икән, башкалардан нинди караш көтәргә мөмкинмен? Җәмәгать, мин сезгә ирек бирәм икән, сез дә миңа ирек бирегез.

:: Бер карасаң, кемнәндер шагыйрь дә чыкмый, прозаик та, драматург та. Ә синең өч жанрны да колачларга тырышуың ул нәрсә, комсызлыктан киләме?

– Әйе, шулайдыр ул… Чынлыкта, бер язу­чы әйткән: «Минем өчен жанр ул – савыт, ә эченә мин аларның шигырь салам». Шуның кебек, әгәр укучылар күпсенмәсә, мин үземне шагыйрь дип билгеләр идем. Проза белән дә, нигездә, канәгать. Тик әле үземне драматург дип әйтә алмыйм. Суга кермичә, йөзәргә өйрәнеп булмый, диләр. Язарга өйрәнү өчен алар да кирәк булгандыр. Мин курчак театрында барган әсәрләр турында әйтәм. «Минем Такташ» әсәреннән канәгатьмен. Анда шыр шигърият. Драматургия өлкәсендәге кимчелекләрне шигырь каплый. Тәҗрибә өчен барысы да кирәк булгандыр. Бәлки, ул жанрда да берәр кай­чан әйбәт әсәр яза алырмын.

:: Шагыйрь, язучы ач булырга тиеш, дигән сүзләр бар, шуңа ничек карыйсың?

– Безнең менталитетка шулай салынган. Без мескен булырга, фәкыйрь булырга тиеш дип, гомер буе сеңдереп килгәннәр. Бәлки, шулайдыр. Соңгы елларда Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләр чынлап та бөек булып хәтердә калган. Ләкин Дәрдмәнд кебек шагыйрьләр дә бар. Шуңа күрә бу беренчел микән? Сүз матди ачлык турында барамы икән? Совет чорыннан башлап ач булып, йортсыз булып урамда йөргән шагыйрьләр булмаган. Шул ук Мөдәррисләргә дә Хөкүмәт фатирын да биргән, гонорар да түләгән. Шуңа күрә бу мөһим түгелдер кебек. Барысы да кешенең умырткасыннан тора. Әгәр дә синең иманың нык, эшеңне сыйфатлы башкарасың икән, синең иҗатың нәрсә кию, нәрсә ашау, кайда яшәүгә бәйле түгел дип саныйм.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА,

Марат КӘБИРОВ


Фикер өстәү