Ркаил Зәйдулла: «Татарга татардан башка беркем дә ярдәм итмәячәк»

Милли тормышта да, сәясәттә дә иң актив, кыю шәхесләрнең берсе Ркаил Зәйдулла белән бу көннәрдә сөйләшер сүзләр шактый. Хәер, без генә түгел, аңа кеше өзелеп тормый икән. Язучылар берлегенең кайнап торуы сөендерде, билгеле. Әңгәмәбез исә республиканың киләчәге, язучының хәле, әдәби вазгыять турында барды.

–  Депутат һәм Язучылар берлеге рәисе буларак елны нинди кәеф белән тәмамлыйсыз? Нинди уңышлар булды, нәрсәләрне югалттык?

– Еш кына син уңыш дип уйлаган нәрсә уңышсызлык булып чыга. Иҗат мәсьәләсендә бу бигрәк тә шулай. Язучының гомере гел уңышсызлыклардан тора дисәң дә була. Ул һәрбер язган әсәрен камил дип уйлый, чынлыкта алай булып чыкмый. Еш кына иҗат кешесе текстыннан да, вазгыятьтән дә җиңелә. Иҗтимагый эшләргә килгәндә, без моны эшләдек, моңа ирештек дип мактанырлык нәрсәләр бик юк. Россия субъектларында гавами хакимият турында закон кабул ителгәч нәрсә дип мактанасың инде?.. Дөрес, Татарстан Дәүләт Советы аңа 100 процент каршы төште һәм үзенең төзәтмәләрен әзерләп җибәрде. Кызганыч, аларның берсе дә кабул ителмәде. Хәер, принципиаль булмаган бер пункт кабул ителде, ә төп мәсьәләләрдә безнең фикерне ишетмәделәр. Хәзер безгә мәгариф, сәламәтлек, финанс министрларын да Мәскәү билгеләячәк. Россия кәгазьдә федератив саналса да, де-факто унитар илгә әверелде. Шуңа күрә бу вазгыятьтә ниндидер уңышлар турында сөйләшеп утыру урынсыз булыр иде. Әлбәттә, Язучылар берлегендә күпмедер үзгәрешләр булды. Ләкин бит безнең төп миссия әдәбиятны пропагандалау, язучыларга ярдәм итү. Бу инде иҗат кичәләре, очрашулар, башка әдәби чаралар үткәрү дә. Хәзерге шартларда анысы да кыен эш. Әйтик, күптән түгел Марсель Галиевнең иҗат кичәсе булды, халык бик аз килде. Язучыларның туган яклары да халык белән очрашулар оештырырга ярдәм итә. Марсель Галиевнең, мәсәлән, Азнакайда да иҗат кичәсе булачак. Мөслим, Әлмәт, Баулы районнары да якташ язучыларына хәерхаһлы. Саный китсәң, андый районнар күп. Кайберәүләр Язучылар  берлеге юбилей үткәрергә кирәк тә, җирләүдә башлап йөрүдә кирәк, дип әйтергә ярата. Минемчә, аларның икесе дә – бик зур эш. Берлекнең эшләре аның белән генә чикләнми, әлбәттә.

– Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе язучыларның абруен күтәрү йөзеннән әдәби конкурс игълан иткән иде. Күптән түгел аның җиңүчеләре билгеле булды. Конкурс нәтиҗәләреннән канәгатьме?

– Аның нәтиҗәләре шаккатырды. Беренчедән объектив булды. Югыйсә өч номинациядә бер кеше җиңә алмас иде. Шул ук вакытта җиңә алмаган, төшеп калган өлкән язучыларның рәнҗүен дә аңлыйм мин. Моны, я әсәрнең сыйфаты түбәнрәк булган дип аңларга кирәк, я жюриның зәвыгы бүтән төрлерәк.

Хәер, конкурс бәясе бөтенләй үк объектив була алмый. Әсәр бит математика формуласы түгел. Кемгәдер ошаган әсәр икенче берәүгә ошамаска мөмкин. Аның берсе – романтик рухта, икенчесендә – кырыс реализм. Безнең әдәбиятта мәгърифәтчелек идеяләренә тарткан әсәрләр дә күп. Төрлесе бар. Ул шулай булырга тиеш тә.

Миңа конкурсның яңа исемнәр ачуы да ошады. Әйтик, повесть номинациясендә Әгерҗедән Наилә Харисова беренче урын алды. Ләкин ул бөтенләй үк билгесез кеше түгел. «Татар әдәбиятында нәрсә бар соң инде?» – дип әйтергә яраталар бит әле. Еш кына әдәбиятның бер гаебе дә булмый, бары тик нәрсә бар соң дигән кеше бер нәрсә дә укымаган була. Бу очракта да шулай. Ул авторны ишетмәвем аның гаебе түгел, минем гаеп, әсәрләрен мин укымаганмын. Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурста ул автор җиңгән дә булган икән. Киң даирә укучыга билгеле булмаган авторларның килеп чыгуы шулай ук бу конкурсның кирәклеген күрсәтә.

Мондый ярышлар авторларны язарга рухландыра да бит әле ул. Язучы яза икән, яшәргә матди ярдәме дә була.

Роберт Миңнуллин исемендәге конкурсның да әһәмияте зур. Дөрес, аны да псевдонимнар белән үткәрергә кирәк булгандыр. Анда китапханәчеләр, шәхси нәшрият, «Татмедиа» вәкилләре белән берлектә жюрида идем. Алар белән миңа кыенрак булды. Мин әсәр әйбәт дип уйлыйм, алар бүтәннәрне атыйлар.

– Кайсы җанр үсештә, кайсы торгынлыкта?

– Шигърият традицион рәвештә алда. Ул безнең Шәрык халкы икәнлегебезне күрсәтә. Әлбәттә, башка халыкларга танылыр өчен прозаның алда булуы кирәк. Ник дигәндә, шигырьне тәрҗемә итүе кыен. Тәрҗемәче автор кимәлендәге иҗат кешесе булмаса, тәрҗемә итү мөмкин дә түгелдер әле. Прозаны исә тәрҗемә итүе читен түгел. Толстой, проза әсәрен бүтән телгә тәрҗемә иткәндә аның кыйммәте күренә, дигән. Кибәкләре коелып кала, асылы чыга. Бу сүздә хаклык бар, әлбәттә. Әмма безнең прозага карата сораулар бик күп. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин исемендәге конкурска мин скетч номинациясен тәкъдим иттем. Очрашуларда укытучылар әнә шул жанрны сорый. Кызганыч, скетчлар бик аз булды һәм булганнары да бик уңышлы түгел. Аның традициясе өзелгәнме, башка сәбәпләре дә бармы – әйтеп булмый. Шуңа күрә беренче-икенче урынга лаеклы әсәрләр табылмады. Безнең бит төп максат мәктәпләр өчен драма әсәрләре яздыру иде. Игътибар кимегәч, язмый башлыйлар. Язмагач, традицияләре дә онытыла. Шуңа күрә бу конкурслар күз уңыннан читтә калган жанрларда иҗат итәргә дә этәргеч бирер дип уйлыйм.

– Ярый, конкурсларның нәтиҗәләре дә әйбәт, әсәрләр дә языла башлады ди, укучысы бармы соң?

– Мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылгач, укучысы кими икән, язучысы да сирәгәя. Язучы укучылар арасыннан үсеп чыга.

Язучылар авыллардан чыга иде. Бездә генә түгел, бөтен җирдә шулай. Шагыйрьләр авылда туа, Парижда үлә дигән әйтем дә бар бит. Авылларда хәзер, беренчедән, балалар бик аз, икенчедән, алар үзара урысча сөйләшә. Җәй көне Оренбург өлкәсенең атаклы Каргалы авылында булдык. Анда мәктәп директоры балаларның мәктәпкә килгәндә урысча белүен таләп иткәнгә, балалар бакчасыннан ук урысча тәрбиялиләр. Ул мәктәптә исем өчен бәлки бер-ике татар теле дәресе керәдер дә, әмма андый мөнәсәбәт булганда, ул дәресләрдән нәтиҗә көтү файдасыз. Шуңа күрә анда татар үзәге оештырганнар. Дәрестән соң балалар шунда килеп дин сабаклары ала, кул эшләренә өйрәнә, сабаклар татар телендә бара.

– Сөйләм телен үзләштерсәләр дә, китап укырлык булып җитешми инде андый үзәкләрдә балалар…

– Анысы шулай. Юкса бит мәгърифәт үзәге булган Каргалы авылы бу. Шулай да, химаячеләрнең телне саклауда дәүләткә ышанып ятарга кирәкми, бабайлар заманындагы кебек үзебезгә калды дип, катгый торулары өмет уята.

Халык бит ул кеше кебек. Кешенең дә үләсе килми, көрәшә, иммунитет булдыра. Халыкның да юкка чыгасы килмәс, каршылыгы булмыйча калмас, дип уйлыйм мин.  Әрмән шагыйре Геворг Эмин: «Безне шулкадәр кыстылар ки, без алмазга әверелдек», – дигән бит әле, аны татарга карата да әйтеп була.

– Җанисәпкә  карата фаразларыгыз нинди?

  • Башкортстан һәм башка төбәкләрдәге вазгыятьне исәпкә алсак, татар кимеячәк, әлбәттә. Беренчедән, демографик күрсәткечләр түбән. Безнең татар бүтән төрки халыклар кебек күп бала тапмый. Гаиләләрдә уртача бер, ике бала. Халык бераз артсын өчен генә дә гаиләдә кимендә өч бала булу кирәк. Икенчедән, урыслашу бик көчле. Моңа инану өчен телевизорны ачу да җитә. Анда Анастасия Насыйбуллина, Анна Кәримова, Владислав Шакиров кебек исем-фамилияләр очрый. Фамилияләре татарча булса да, асылда татар түгел инде алар. Без ассимиляцияләшү аркасында бик кимедек. Башкортстанда ыруларга бүлү дә санны киметүдә үз ролен уйнаячак. Фальсификацияне каплау өчен уңайлы сылтау инде бу. Хәзер менә без аларга аңлаттык һәм алар үзләренең башкорт булуларына төшенделәр, дип әйтергә була.

Җанисәптә 100 меңгә кимесәк тә, безнең өчен ул бик зур сан. Чөнки без 150 миллионлы халык түгел. Дамир Исхаков, үзебез җанисәп, үткәрик ди. Ләкин бит хикмәт күләмдә түгел, халыкның асылында, сыйфатында. Безнең үзәгебез көпшәкләнде. Умыртка сөяге нык булса, милләт барыбер юкка чыкмый, форсат тууга ул яңадан кабынып китәргә, терелергә мөмкин. Шуның өчен оеткыны саклап калырга кирәк. Мәгариф системасы бу хәлдә булганда, анысы да бик кыен. Кызганыч, без Октябрь инкыйлабына кадәрге бер йодрыкка тупланган милләт түгел.

– Сан югалту  халыкка тагын бер һөҗүм кебек тәэсир итәчәкме?

– Советлар иле вакытында без сан ягыннан руслар, украиннар, белоруслардан соң, үзбәкләр белән бер чамадарак булганбыз. Хәзер үзбәкләр – 30 миллион, без һаман шул чама. Дагыстаннар, чеченнәр сан ягыннан артты. Рус халкы – 130 миллион, татарлар – 5 миллион. Аерма бик зур, билгеле. Әлбәттә ассимиляция гасырлар буена барган. Урысны тырнап карасаң, татар килеп чыга дигән әйтем тикмәгә генә килеп чыкмаган бит инде. Дәүләт тоткан халык бүтән халыкларны йотарга тырыша. Бу – табигый.  Дөрес, Европа илләрендә аз санлы халыкларга үзләрен сакларга бөтен мөмкинлекләр бирелә. Мәсәлән, Англиядә кельт теленә игътибар зур. Германиядә дә аз санлы халыкларга бөтен мөмкинлекләр бар. Аз санлы халыкларның үсеш алуы, аларның әдәбиятлары, сәнгатьләре үсүе, милли-мәдәни ихтыяҗлары канәгатьләндерелүе Россиянең иминлегенә куркыныч тудырмый дип уйлыйм мин. Президент атамасы белән дә шул ук хәл. Президент атамасы, беренчедән, татар сүзе дә, рус сүзе дә түгел, латиннан кергән, алда утыручы дигәнне аңлата. Футбол берләшмәләре президентлары бар, Фәннәр академиясенең, пэн-клубның президенты бар. Алайса аларны да тыйсыннар. Татарстан Президенты белән Россиянекен беркем дә бутамый бит инде. Республика башлыгы ничек аталса да, ризасызлык тудырмаска тиеш иде кебек. Унитарлаштырырга тырышуның бер чагылышы инде бу. Киләчәктә Татарстан дотацион республика булып  калырга мөмкин.

Татарга татардан башка беркем дә ярдәм итмәячәк. Без бары тик үзебезгә генә таяна алабыз.

– Гаиләдәме төп өмет?

– Кызганычка, безнең милли үзаңыбыз бик түбән. Аны гаиләдә генә тәрбияләп була. Менә мин бер әрмән гаиләсен беләм. Казанда әрмәнчә мәктәп тә юк бит, ә балалары кечкенәдән үз тарихларын белә, туган телләрендә чатнатып сөйләшә. Без яшәгән йортта таҗик гаиләсе дә бар. Җиде-сигез бала ишегалдында үз телләрендә мәш килеп, уйнап, әвәрә киләләр иде. Бу йортта ипотекага фатир алган гаиләләр бик күп, шуларның туксан проценты – татарлар. Янәшәгә балалар бакчасы салганчы, ишегалдында бөтен балалар татарча сөйләшә иде. Шул ассимиляция фабрикасын салып куйдылар да, хәзер инде бөтенесе урысча гына сөйләшә. Гаҗәп инде ул, ишектән татар баласы кереп китә, урыс булып килеп чыга. Әле бит аның тәрбиячеләре дә татар! Күрсәтмә бирелгән, күрәсең. Хәер, безгә күрсәтмә дә кирәкми. Бигрәк тә хатын-кызлар бу мәсьәләдә меркантиль. Ике авыл хатыны очрашса, үзара урысча сөйләшә. Урысча белсәм, әллә кем булам дип уйлыйдыр инде. Алай булса, бөтен урыс әллә кем булган булыр иде. Наданлык, үз тарихыңны белмәү фаҗигасе инде бу.

Шулай да, бөтенләй үк төшенкелеккә бирелергә ярамый. Җитмешенче, сиксәненче елларда бөтенләй өмет юк сыман иде. Хәзер  ниндидер алгарыш бар. Булганны күрә белергә дә кирәк.

– Яшьләр  әдәбиятка киләме? – дип сорагач, сез гадәттә, Йолдыз, Рүзәл, Рөстәмнәрне санап китәсез. Алардан соң килүчеләр бармы?

– Яшьләр бар. Аларның күбесе кызлар, егетләр юк. Аннан соң мин аларның стильләрен дә бик аңлап бетерә алмыйм. Шигырьләрендә язмыш юк, метафоралар, әллә нәрсәләр. Миңа калса, үзләре нәрсә язганны бераз вакыт узгач үзләре дә аңлап бетерә алмыйлардыр. Язганда аңлыйлардыр, күпмедер вакыт үткәч, мәгънәсен үзләре дә аңлатып бирә алмыйлардыр. Башта шаккатырырга  тырышасың, аннан соң гадилеккә омтыласың. Ләкин примитивлыкка түгел. Әдәбиятның киләчәге булсын өчен 20 яшьлек егетләр килергә тиеш. Әдәбиятның тарихын карасаң, егерме ел саен кан алмашкан. Рүзәлләрдән соң егерме ел үтмәде әле. Мин инде шуңа өметләнеп торам.

– Әдәбиятта ел язучысы дип кемне атар идегез?

– Аерып әйтә алмыйм. Ярамыйдыр да.

– Тормышыгызда елның иң шау-шулы вакыйгасы нинди булды?

– Минем тормышны Язучылар корылтаенда язучы булып сайлану борып җибәрде. Элекке эш режимын үзгәртте, иҗатка вакыт та бик калмады. Киң полотнолы проза әсәрләре язарга исәп бар иде. Кол Шәриф романын тәмамларга кирәк иде, Ильяс Алкин әсәрен киңәйтеп эшләргә кирәк иде. Алар үз вакыты җиткәнне көтеп ята. Кешеләр белән аралашу арыта. Төрлесе бар бит. Күзеңә карап тәнкыйть итсәләр бер хәл, арттан сөйләүчеләре, әләк бирүчеләре дә бар. Алынгансың икән бу эшкә, ахыргача тартырга кирәк. Ә язучылар миңа барысы да бертигез. Бу – якын дустым, дип аерып әйтеп тә булмый. Өлкәнәйгән саен якын дуслар сирәгәя, әле кала микән? Әйбәт әсәр яза икән, минем өчен дә куаныч ул. Чөнки әдәбиятка очраклы килеп кергән кеше түгел, шуңа татар әдәбиятының мөкәммәл булуы, бүтән халыкларга да тәрҗемә итәрлек әсәр тудыруы миңа да куаныч.

– Иң зур теләгегез.

– Язучы Марсель Галиев, авыр заманда яшибез дигәнне туганнан бирле ишетәм инде, ди. Чыннан да шулай. Катлаулы булмаган еллар килерме – анысын әйтеп булмый. Бу илдә ул килмәскә дә мөмкин. Тормыш бит ул үзе катлаулы. Аны шулай кабул итәргә кирәк тә.  Туганбыз икән, без – яшәргә хөкем ителгәннәр. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмик, ә иң мөһиме – үзебез булып калыйк, асылыбызны югалтмыйк.

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү