Юлда коточкыч фаҗига: бер хатын-кыз һәм дүрт бала һәлак булган

Мордовиядә коточкыч юл фаҗигасендә 5 кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган. Авария кичә – 19 февральдә кичке дүртләр тирәсендә Саранск-Сурское-Ульяновскк автомобиль юлының 31нче чакрымында килеп чыккан. Мордовиянең массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Ульяновск номерлары белән җиңел машинаның (андагы биш кеше һәлак булган) Ульяновск өлкәсеннән килеше булган.

Полиция хезмәткәрләре билгеләгәнчә, хатын-кыз балалар белән “Лада Ларгус” машинасында булган. “Авто”, “чыгымчылап” каршы як юлга килеп чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Шулай ук “Хендай Верна” автомобиленә аз гына тиеп киткән.

Бәрелешүдән соң “Лада Ларгус”ка ут капкан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Лада”рулендә 36 яшьлек хатын-кыз булган. Йөртүче һәм салондагы дүрт бала шундук җан биргән.

Мордовия прокуратурасы әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү