Газ җиһазларын тикшерүче хезмәткәрләрне өйгә кертмәгән өчен штрафка тарта башлаячаклар

Тәкъдим Дәүләт Думасында каралачак.

Дәүләт Думасы депутатлары газ хуҗалыгын тикшерүчеләрне фатирга кертмәгән өчен җәза чарасы кертергә җыеналар.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Сергей Пахомов “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасында газ хуҗалыгын тикшерү өчен бер генә оешма калдыруны күздә тоткан закон проекты кертергә җыеналар. Фатир хуҗалары шул оешма белән килешү төзиячәк. Документта техник карау вакыты, фатир хуҗасының шул вакытта белгечне фатирына кертергә тиешлеге күрсәтелгән булырга тиеш.

Шулай ук законда төтен юлларын тикшерү зарурилыгын билгеләргә ниятлиләр. Бу эшне торак инспекциясенә тапшыру карала.


Фикер өстәү