Казан янында ике машина маңгайга-маңгай бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар

Питрәч районында Сокуры-Обухово юлының 10нчы чакрымында “Лада Ларгус” «Renault Logan” белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә һәм берсенең пассажиры зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” юл-транспорт вакыйгасы шаһитлары мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә кичен шул ике машинаның берсе, “чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан һәм шуннан баручы “авто”га килеп бәрелгән. Иномаркада, йөртүчедән тыш, өч пассажир булган. Зыян күрүчеләрнең барысы да РКБга озатылган.
Полиция хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү