10 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара каршылык күрсәтү хәрәкәте көне

Бу көн  Икенче бөтендөнья сугышы вакытында (1939-1945) өченче рейх гаскәрләре оккупацияләгән территорияләрдә фашистларга каршы көрәшүчеләргә багышлана.

 

301 ел элек (1722) Петр I күрсәтмәсе буенча һава торышын даими күзәтү кертелә

Башта күзәтүне Санкт-Петербургта кертәләр, ә ике елдан соң Россиядә беренче метеорология станциясе оештырыла, анда 1725 елның декабреннән барометр һәм термометр ярдәмендә күзәтүләр үткәрә башлыйлар. XIX гасырда Россиядә 50 метеорология станциясе исәпләнә.

 

313 ел элек (1710) Англиядә дөньяда беренче авторлык хокукы турында закон кертелә

Элек нәширләр авторның рөхсәтеннән башка әсәрнең күчермәсен төзи алмый. Әмма авторлар,  хезмәтләрен сатканнан соң, үз әсәрләренә хуҗа булмый. Британиялеләр нәширләрнең монополия мәнфәгатьләрен саклауда зыян күрә. Шуңа бәйле рәвештә алар авторларның мәнфәгатьләрен яклау турындагы канунны кабул итә.

 

 Зур исемнәр

1945 елның 10 апрелендә Татарстанның алты кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек була: Ибрай Мурзин, Виктор Саженов, Александр Сергеев, Нурулла Фазлаев, Павел Фролов, Хәлил Хәйруллин.

 

Беренче концерт

1967 елның 10 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Натан Рахлин җитәкчелегендәге ТАССР Дәүләт филармониясе симфоник оркестрының беренче чыгышы була. Бу көнне Прокофьев, Бах, Шостакович музыкасы яңгырый. Оркестрның идея рухландыручысы – Татарстан АССР Композиторлар берлеге рәисе, Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов. Бүгенге көндә коллектив белән Александр Сладковский җитәкчелек итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү