Казанда «Хатын-кыз юлын яктыртып» бөтенроссия форумы узачак.
«НУР» хатын-кызларның социаль инициативалары ассоциациясе 23 апрельдә NURWOMAN бишенче Бөтенроссия форумын оештыра. Бу юлы ул «Хатын-кыз юлын яктыртып» дигән девиз белән узачак. Россиянең төрле почмакларыннан 100дән артыграк туташ-ханым, эшмәкәрләр, экспертлар, төрле өлкәләрдәге белгечләр, журналистлар бер мәйданчыкка җыелачак, дигән сүз бу. Татарстан хатын-кызлары нәрсәләр турында сөйләшәчәк? Мәңгелек кыйммәтләр, үз-үзеңне үстерү, мәхәббәт һәм ана кыйммәтләре турында.
«НУР» ассоциациясе – яше, милләте, дине һәм статусына карамастан, һәрбер хатын-кызны зурлаучы мәйданчык ул. Биредә кешенең шәхес буларак үсеше алгы планга чыга. Бүген ассоциация ике йөзгә якын хатын-кызны берләштерә. Сентябрь аенда «НУР» яңа үсеш баскычына чыгып, хәзер бөтен дөнья күләмендә хатын-кызлар мәнфәгатьләрен гәүдәләндерә. Ассоциация әгъзалары арасында Нью-Йорктан, Анталия, Мәскәү һәм күрше республикалардан вәкилләр бар. Ассоциация әгъзалары республиканың социаль тормышында, хәйрия проектларында, төрле күргәзмәләрдә актив катнашып, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга үзләреннән зур өлеш кертә, бизнес-идеяләрен тормышка ашыра. NURWOMAN форумында катнашу – бүгенге дөньяда хатын-кызларның тормышы белән танышу мөмкинлеге дә ул.
Чарада үз бизнесын һәм шөгылен үстерү буенча хатын-кызлар башлангычларын хуплау йөзеннән үткәрелгән грантка (дүртенче тапкыр үткәрелгән бәйге) йомгак ясалачак. Бу юлы 3 җиңүче игълан ителәчәк. Аларга 100 мең сум, 50 мең сум һәм хатын-кызлар өчен бизнес-остаз Айгөл Хәйруллинадан ике айлык остазлык курсы бүләк ителәчәк.
Форум программасы:
– 10нан артыграк кешенең чыгышы;
– 15тән артык эксклюзив тема, үз-үзеңне үстерү, бизнес, икътисад, мәгариф, нутрициология, психология, балаларны тәрбияләү һәм балалар сәламәтлеге, матурлык һәм үз-үзеңне карау һ.б.;
– үз бизнесын һәм шөгылен үстерү буенча дүртенче грант җиңүчеләрен билгеләү;
– визажистлар белән бизәнү почмагы;
– чыгыш ясаучылардан файдалы киңәшләр;
– фотозона;
– кофе-брейк һәм гала-мәҗлес;
– яңа клиентлар һәм яңа партнерлар табу мөмкинлеге биргән очрашулар;
– бик шәп призлар уйнату!
Чараны үткәрү урыны: «Казанская Ривьера» кунакханәсе, «Лазурный берег» залы (Фатыйх Әмирхан ур., 1 й.). Чара 9.30 сәгатьтә башлана.
Реклама хокукында, 18+