Рөстәм Миңнеханов Россия Машина төзүчеләр берлеге идарәсе әгъзасы Сергей Абрамов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Машина төзүчеләр берлеге идарәсе әгъзасы, «Алтай туу ра» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Сергей Абрамов белән очрашты.

Яклар Россиядә инфраструктура проектларын үстерү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында шулай ук Алтай Республикасы территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Төркият үзәген булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта Алтай Республикасы Себер төбәкләре, шулай ук Казахстан, Монголия һәм Кытайның чиктәш территорияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә.

«Алтай туу ра» ҖЧҖ Алтай Республикасына инвестицияләр кертүне дәвам итә, төбәкне үстерү сәясәте нигезендә 86 млрд. сумлык 10нан артык инвестиция проектын гамәлгә ашыра, дип билгеләп үтелде.


Фикер өстәү