Татарстанда иң кирәкле һөнәрләрне атап үткәннәр

Республикада төзелеш, медицина һәм IT өлкәләренә яңа кадрлар өстәлә.

Быел республикада кайбер өлкәләрдә хезмәткәрләр саны арткан. Бүген инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, машина йөртүче, программист, штукатур, арматурчы, ташчы, табиб, шәфкать туташлары һәм агрономнар иң кирәкле һөнәр ияләре булып тора. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулай дип белдергән.

— Соңгы ярты ел эчендә төзелешкә 10 мең яңа кеше килде. Шулай ук сәүдә, саклау. транспортлау өлкәләрендә дә хезмәткәрләр саны артты. Сәүдә өлкәсенә 4 мең яңа хезмәткәр килде, ләкин биредә сүз асылда электрон коммерция турында бара. Болар – маркетплейслар менеджерлары һәм SMM-менеджерлар, – дип билгеләп үткән ул.
Зарипова әйтүенчә, IT өлкәдә дә җанланыш сизелә. Әмма су белән тәэмин итү, канализация, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, күчемсез милек өлкәләре, киресенчә, байтак кына хезмәткәрләрен югалткан.


Фикер өстәү