Аш-су остасы Илдар Нигъмәтҗанов: «Ризык әзерләгәндә, ир-атларның фантазияләре яхшырак эшли»

Әтнә районының Күшәр авылында гомер кичерүче Илдар Нигъмәтҗанов бу сүзләрен белми әйтми торгандыр. Үзе дә – 15 елдан артык аш-су өлкәсендә эшли торган ир-ат ул. Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, Казанның бер затлы ресторанындагы эшен ташлап, туган ягына кайтып төпләнә дә…

…Әтнәдә өлкән повар булып эшли башлый. Аш-су юнәлешендә укып алган белемнәрен авыр да, җаваплы да эшендә файдалана башлый.

– Хәзерге яшьләргә җиңел эш кирәк. Безнең якларда аш-су остасына укучы егетләр бик күп үзе. Әмма укып бетерәләр дә башка өлкәдә эшли башлыйлар. Ризык әзерләү – чыннан да, шактый авыр эш бит ул. Көн буе аяк өстендә булырга кирәк, – ди Илдар Нигъмәтҗанов.

Моннан берничә ел элек 37 яшьлек әңгәмәдәшебезнең аякларына шактый катлаулы операция ясыйлар. Авыр әйбер күтәрүне тыеп, утырып кына эшли торган эш табарга киңәш итә табиблар. Тормыш иптәшенә – ныклы терәк, ике улларына яхшы әти булу теләге Илдар әфәндегә тик ятарга ирек бирми. Башта мәҗлес узасы йортларга барып, табын кора, аннан өйдә заказга ризыклар пешерә башлый.

– Шөкер, заказларым бик күп. Якын-тирәдәгеләр килеп ала, кайбер очракларда үзем илтеп бирәм. Хәзер бит авылда да төрледән-төрле тәм-томнар пешереп ятарга бөтен мөмкинлекләр бар. Район үзәгендә кибетләрнең ниндие генә юк, шактый әйберне шулардан алабыз. Булмаганын атна саен Казан яисә Арчага барып алып кайтабыз. Кыскасы, теләк кенә булсын, җае чыга, – ди аш-су остасы.

Кеше нәрсә сорый, шуны пешерәм, ди ул. Әзерләгән ризыкларын социаль челтәрләренә дә куеп бара. Андагы төрлелектән күзләр камаша.

– Барлык әйберләрне дә күңелемне биреп, яратып әзерлим. Шулай булганда, гади генә ризыклар да телеңне йотарлык була. Бигрәк тә торт пешерү, аны бизәү процессы ошый. Кабымлыклар, төрледән-төрле салатлар, чәкчәк, урама һәм башка камыр ризыклары, зефирдан чәчәкләр – барысын да әзерлим. Моңа кадәр пешереп карамаган ризыкны сорасалар да, кире бормыйм. Өйрәнәм дә пешерәм.

Ярымфабрикатлар сораучылар да күп икән. Әңгәмәдәшебез аларын да әзерләп сата.

– Хәзер кешенең башы эштән чыкмый диярлек. Шуңа да ярымфабрикатларны күпләп алалар. Җайлы бит! Өйдә студент булган очракта, аңа биреп җибәрер өчен алучылар да күп, – ди ул.

Аш-су осталарының күпчелеге хатын-кыз затыннан булган заманда яшәгәч, ир-ат пешекчеләр белән аралашу – гайре табигый хәл. Ләкин әңгәмәдәшебез һөнәрне җенескә карап бүлү яклы түгел.

– Әни мине кечкенәдән хатын-кыз һәм ир-ат эшен аермаска өйрәтте. Канга сеңгән ул. Әтисез калгач, «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» мәкаленең мәг

ънәсенә дә төшендем. Шуңа да ир-ат пешекчеләргә сәерсенеп караучыларны аңламыйм. Тарихка күз салсаң да, иң данлыклы аш-су осталары арасында ир-атлар күп. Билгеле, хатын-кызлар бик тәмле пешерә, әмма ризык әзерләгәндә, ир-атларның фантазиясе яхшырак эшли, – ди Илдар Нигъмәтҗанов.

 

Илдар Нигъмәтҗановтан кара җимешле торт рецепты

Кирәк булачак:

Җәемнәр өчен:

– 1 банка куертылган сөт (сгущенка);

– ике йомырка;

– 3 аш кашыгы (90 г тирәсе) какао порошогы;

– 150–200 г он;

– серкә белән сүндерелгән сода.

Барысын бергә салып, яхшылап күпертәбез. Әзер камырны дүрт өлешкә бүлеп җәябез, 15–20 минутка 180 градуска кадәр җылытылган духовкага озатабыз.

Крем өчен:

– 200 г кара җимеш (иттарткыч аша чыгарып);

– 500 г каймак;

– 200 г шикәр комы.

Барысын бергә болгатып, һәр җәем арасына сылыйбыз. Өстәге җәемгә әстерхан чикләвеге сибеп җибәрәбез.

Глазурь өчен:

– 100 г шоколад;

– 150 г сөт өсте (сливки).

Шоколадны эретеп, сөт өсте белән яхшылап болгатабыз да торт өстенә сибәбез.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү