Татарстанда җәяүле ир-атны ике машина бер-бер артлы таптаткан

Татарстанда җәяүлеләр юл-транспорт фаҗигасенә эләккән. Һәлак булучылар бар. Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән.

Бер авария якшәмбе – 9 апрель көнне М7 юлының 1003нче чакрымында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 49 яшьлек ир-ат юл аша тиешсез урыннан чыкканда бер-бер артлы ике машина: “ГАЗ” һәм Volkswagen көпчәкләре астында калган. Бичара шундук һәлак булган.

Икенчесе бүген төнлә “Алабуга шәһәренә илтүче юл” автомобиль юлының 6нчы чакрымында килеп чыккан: “ВАЗ” 52 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Көпчәк астында калган ир-ат һәлак булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул торак пункттан читтә юл аша чыкканда игътибарсызлыгы аркасында машина көпчәге астында калган.


Фикер өстәү