Татарстанда 22 яшьлек егет җирдә яткан кешене таптаткан

Кукмара районында 22 яшьлек LADA Kalina шоферы юлда яткан җәяүлене таптаткан. Зыян күрүче кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе телеграмда хәбәр итә.

19 декабрьдә төнлә үлем очрагы теркәлгән юл һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм 31 яшьлек җәяүлене таптаткан. Зыян күрүче ир кеше төнлә юлда яткан. Аның белән яктылык кайтару элементлары булмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле шунда ук вафат булган.


Фикер өстәү