Илшат Фәрдиев: «Барыбыз бергә Татарстан өчен җан атабыз»

Шәп чабалар! Россия Кубогының 4 этабыннан соң Татарстан чаңгычыларының 2942 очкосы бар. Икенче урындагы командадан 752,5 очкога күбрәк бу.

– Безнең чаңгычылар көрәшне дәвам итә, командабыз тату, – ди Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев. – Сез Полина Лобастованың Төмәндәге чыгышын күрегез! Алия Икъсанова, Ирина Ибраһимова, Анастасия Доценко, Анна Суркова, Лариса Рясина, Алеся Рушенцева ничек чыгыш ясый! Ә егетләр! Андрей Ларьков беренче өч этапта чыгыш ясый алмады. Ә дүртенчесенә ничек килеп керде! Антон Тимашов, Владимир Фролов, Евгений Вахрушев, Илназ Закиров искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә. Кировскида узган илкүләм ярышларда Виктор Семенов – көмеш һәм бронза, Илья Тихоненко бронза медальләр яулады. Бу спортчылар – төрле яшьтә, тәҗрибәләре дә төрлечә. Әмма алар – бердәм команда, һәрберсе финишта искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә. Безнең чаңгычыларның Төмәндә, Кирово-Чепецкида чыгыш ясаганын бөтен Татарстан белеп тора. Россия һәм дөнья күләмендә мегаталант булып саналган спортчылар белән ярышу җиңел түгел – анысын да онытмыйк. Икенче яктан, андый спортчылар безнең чаңгычылар һәм тренерлар өчен үрнәк тә, зуррак уңышларга ирешү өчен илһам да өсти. Алда Красногорскида узасы җитди ярышлар көтә. Командага тырышып, үз урынын саклап калу өчен, ярышырга туры киләчәк. Барыбыз бергә Татарстан өчен җан атабыз.

Татарстан чаңгычылары берничә көн элек III Россия – Кытай яшьләренең кышкы уеннарында да медаль яулады. Дарья Непряева белән эстафетада алтын откан Ольга Жолудева 10 чакрымга классик алым белән узышып, финишка өченче булып килде. Шулай итеп, безнекеләр өч медаль яулады. 20 яшьлек Ольга Жолудева – тумышы белән Карелиядән, Татарстан өчен ул быел гына чыгыш ясый башлады. «Татарстанга мин әле күптән түгел генә күчеп килдем. Шуңа күрә анда җанатарларым ул кадәр күп түгел. Әмма аларның саны артыр, минем өчен ике төбәктә җан атарлар дип өметләнәм. Россиянең, кайчак әле дөньяның да төрле почмакларыннан хәбәр алу бик рәхәт. Димәк, мине күрәләр, минем өчен борчылалар», – ди Ольга.

фото: http://ski-tatarstan.ru


Фикер өстәү