Татарстанга янә халыкара спорт кайта

Тагын бер айдан Казанда моңарчы күрелмәгән «Киләчәк Уеннары» ярышы узса, җәен 50 илдән спортчылар БРИКС илләре Уеннарына җыелачак. Бу чаралар, кем әйтмешли, башкаларны күрү һәм үзеңне күрсәтү өчен кирәк. Спортның медальләр белән үлчәнмәгән ягы да бар. Анысы турында Татарстан Спорт министрлыгының коллегия утырышында сөйләштеләр.

Узган җомгада Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко катнашында узган киңәшмәдә Казанда «Киләчәк Уеннары» турнирына әзерлек турында фикер алыштылар. 21 февральдә башланып 3 мартка кадәр дәвам итәчәк әлеге ярышта катнашучылар 21 төрдә чыгыш ясаячак. «Тарихта тәүге тапкыр уздырылучы әлеге турнир иң югары дәрәҗәдә узсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде утырышта Татарстан Рәисе. Бу атна ахырында исә Казанда буласы тагын бер зур спорт чарасы – БРИКС илләре Уеннарына әзерлек турында сөйләшәчәкләр. Әлеге ярышлар да тәүге мәртәбә оештырыла. Июньдә буласы Уеннарга 50 илдән спортчылар килер дип көтелә.

Республиканың спорт тормышындагы башка хәлләр турында Татарстан Спорт министрлыгының еллык коллегия утырышында сөйләштеләр. Министр Владимир Леонов әйтүенчә, Татарстан Рәисе һәм Хөкүмәт ярдәме белән барлык шәһәр, районнар заманча спорт корылмалар белән тәэмин ителгән. Татарстанда 11820 корылма, шул исәптән, 56 Боз сарае, 293 бассейн һәм 21 футбол манежы бар. Халыкның 62,2 проценты дими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. 2030 елга әлеге күрсәткечне 75кә җиткерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта республикада спортның 139 төренә игътибар бирелә. 162 спорт мәктәбендә 93,7 мең кеше шөгыльләнә. 953 якташыбыз ил җыелма командалары составына кергән.

Россиянең спорт министры Олег Матыцин Татарстанның спорт тармагы үсешенә зур өлеш керткәнен әйтте һәм республиканы федераль министрлыкның ышанычлы партнеры дип атады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү буенча үрнәк күрсәтә. Республикада спорт дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. «Татарстанда спорт – яуланган медальләр генә түгел, бу – беренче чиратта, тотрыклы үсешнең нигезе», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүнең әһәмиятен аңлап эшлиләр. Республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. «2024 елга республика бюджетын формалаштырып, без әлеге тармакны алга таба үстерү, тренерларга хезмәт хакын арттыру, инфраструктураны үстерү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерү өчен яхшы саннарны яклый алдык», – диде Фәрит Мөхәммәтшин бу тармакка тотылган чыгымнар турында. Ә массакүләм спортны үстерү өчен министрлыклар һәм ведомстволар, эре предприятиеләр һәм уку йортлары бергәләп эшләргә тиеш. «Безнең бурыч – физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү. Безнең өчен профессиональ спортта югары казанышлар гына түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеге дә мөһим», – диде ул.

Коллегия утырышында катнашучылардан спорт дөньясында иң танылган кеше, өч мәртәбә Олимпия чемпионы, Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе Татарстанга берничә көнгә килгән иде. Билгеле булганча, Казанның Тынычлык бистәсендә чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының бишенче этабы ярышлары узды. Анысы да тәүге мәртәбә. «Республикада өлкән спортчыларга гына түгел, балаларга да зур игътибар бирелә. Мине шунысы сөендерә. Узган ел сезгә балалар ярышына килгән идем. Анда бер яшь категориясендә генә дә 400ләп бала катнашты. Бу – якын арада сездә Олимпия чемпионнары үсеп чыгачак дигән сүз. Үзегездә туган һәм үскән чемпионнар! Алар өчен сездә барлык шартлар да бар», – диде ул коллегия утырышында. Елена Вяльбе ярышлар вакытында да мактау сүзләрен кызганмады. Казан читендәге чаңгы һәм биатлон комплексын илнең «чаңгы үзәге» дип атады. Биредә зур чаралар уздыру нияте барлыгын әйтте.

Россия Кубогының бишенче этабында төп герой булып өч мәртәбә Олимпия чемпионы Александр Большунов танылды. Ул үзе катнашкан өч ярышта да финишка беренче булып килде һәм рәттән яуланган җиңүләр санын 15кә җиткерде. Татарстан спортчылары да сөендерде. Безнекеләр ике көмеш һәм бер бронза медаль отты. Ольга Сергеева спринт ярышында икенче урынны алды. Шул ук төрдә ир-егетләр арасында Сергей Ардашев – икенче, Иван Горбунов өченче булды. «Без аларның уңышларына бик шат. Бу бит Олимпия Уеннарына тиң ярыш булды», – диде Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

 


Фикер өстәү