Төп көндәш – вирус. Пекинда Олимпиада ярышлары башланды

Барыбер уздыралар! Мәгълүм хәлләр аркасында каршы чыгучылар күп булса да, Пекинда Кышкы Олимпиада ярышлары башланды. Ачылу тантанасы җомгага билгеләнгән. Спортчыларга көндәшләре белән ярышу гына түгел, коронавируска каршы да торырга туры килә. «Катнашу – үзе җиңү» гыйбарәсе бик килешеп тора быелгы Уеннарга. Татарстан спортчылары Кытайдан медаль алып кайта алырмы?

Кышкы Олимпия Уеннарына Россиядән барачак командага 212 спортчы кергән иде. Әмма саннар үзгәреп тора. Вирус эләктерүчеләр дә юк түгел. Бәйрәм кайгысы юк, спортчыларга аеруча сак булырга, әле ярышка чыкканчы ук сәламәтлек өчен көрәшергә туры килә. Татарстаннан Пекинга 8 спортчы юл тотты. Моннан 4 ел элек республикадан Пхенчханга 5 кеше барган иде. Алар 4 медаль отты. Бу юлы да буш кул белән кайтмаслар дигән өмет бар.

НХЛ ярдәм итте

Узган ел ахырында Россия Олимпия комитеты Пекинга барасы 599 кандидатны атады. Араларында 119 хоккейчы булып, ул вакытта исемлеккә «Ак барс»тан 9 кешене керттеләр. Ахыр чиктә Казан клубы Кытайга 2 егетне җибәрде. Хәер, бөтенләй дә булмаска мөмкин иде. Әмма океан артындагы НХЛ түрәләре үз хоккейчыларын Олимпиадада уйнатудан баш тарткач, Россия командасын КХЛдагы егетләрдән тупларга туры килде. Шулай итеп, Кытайда капкачы Тимур Билалов белән һөҗүмче Дмитрий Воронков Татарстан спортының вәкиле булып саналачак. Тимур – тумышы белән Түбән Камадан, Әлмәттәге «Нефтяник» командасында чыгыш ясады. Рига «Динамо»сында уйнап кайтты, соңгы ике елда «Ак барс»ның төп капкачысы. Дмитрий – Ангарскида туып-үскән, әмма Казан хоккеенда тәрбияләнгән егет. Яшь булуына карамастан, «Ак барс»ның төп уенчыларыннан санала. Хоккейчылардан медаль өмет итәләр. Хәтерләсәгез, Россия командасы 4 ел элек Пхенчханда алтын яулаган иде. Быел да шуны көтәләр. Безнекеләргә үзләренә артык ышану гына комачау итәргә мөмкин.

Тәҗрибә бар

Пекиннан медаль алып кайту ихтималы зур булган спортчылар исемлегендә Казан кызы Евгения Тарасова да бар. Ул әле гыйнвар уртасында гына Владимир Морозов белән Европа чемпионатында парлы шууда икенче урынны алды. Алар Пхенчханда узган Олимпия Уеннарында да көмеш медаль иясе булды.
4 ел элек безнекеләр Көньяк Кореядән алып кайткан 4 медальнең 3есен чаңгычылар откан иде. Бу юлы Олимпиадага бездән бер генә чаңгычы бара. Христина Мацокинага 23 яшь. Тумышы белән ул – Магадан өлкәсеннән, хәзер Татарстан данын яклый. Сүз уңаеннан, Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбеның якташы.

Татарстаннан берьюлы өч спортчы – Милена Быкова, Виктор Вайлд һәм Владислав Хадарин сноуборд ярышларында чыгыш ясаячак. Милена Быкованың Олимпиадага беренче генә баруы түгел. Тәҗрибәсе дә, димәк, уңышка ирешү мөмкинлеге дә артты. АКШта туып-үскән, хәзер Россия данын яклаучы Виктор Уайлд исә 2014 елда Сочида чемпион булып танылган иде. Дөрес, соңгы елларда ул медальләр белән сөендерә алмады. 2019 елдан Татарстан спортчысы булып саналган Уайлдның тәҗрибәсе зур. Сноубордта исә төрле хәлләр булырга мөмкин. Чаңгы белән трамплиннан сикерү ярышларына Лениногорскидан 25 яшьлек Данил Садриев әзерләнә.

Кәшәкәле кызлар

Олимпиадага киткән якташларыбыз моның белән генә бетми. Әмма алар башка төбәк спортчылары булып санала. Хоккей буенча ир-егетләр командасында Дамир Шәрипҗанов белән Артур Каюмов та уйнаячак. Дамир – Түбән Кама егете. Берничә сезон дәвамында «Нефтехимик»та уйнагач, ике ел элек «Авангард»ка күчте һәм былтыр Омск командасы белән Гагарин Кубогын яулады. Артур – тумышы белән Бөгелмәдән. Хәзер ул Ярославльнең «Локомотив» командасында чыгыш ясый.

Хатын-кызларның хоккей командасы белән бозга Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова һәм Әлмәттә туып-үскән Ольга Сосиан да чыгар дип өметләнәбез. Фәнүзә Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» командасында чыгыш ясый. Ольга – Уфаның «Агыйдел» клубы хоккейчысы. Олимия Уеннары башланырга берничә көн кала командасы составында Саба районы кызы Ландыш Фәлахованы да (СКИФ, Түбән Новгород) керттеләр. Җыелма команданың запас уенчылары исемлегендә Актаныштан Лиана Ганиева («Динамо-Нева») да бар. Хатын-кызлар хоккее популярлыгы ягыннан ир-егетләрнекеннән нык калыша. Игътибар артсын өчен медаль кирәк.

Бары тик алтын!

Олимпиадада татар егете, Самараның Камышлы районында туып-үскән Эдуард Латыйпов та чыгыш ясаячак. Россиянең биатлон командасының лидерына әверелгән милләттәшебез күптән түгел коронавирус йоктырды. Әмма, савыгып, Пекинга китәр алдыннан Дөнья Кубогында берничә ярышта чыгыш ясарга өлгерде. «Әлбәттә, коронавирус аркасында Олимпия Уеннарына бармау куркынычы бар иде, әмма бу хакта уйламаска тырыштым. Яхшыга өметләндем, әзерлекне дәвам иттем. Хәзер инде ярыш башланганны көтәбез. Төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Барыбыз да сәламәт булырбыз һәм ярышка чыга алырбыз дип өметләнәм», – диде ул «Матч-ТВ» каналы эфирында.

Спорттагы тәүге адымнарын Казан бозында ясаган Камилә Вәлиева исә Олимпиадада чыгыш ясаячак Россия спортчылары арасында иң популяр кешегә әверелде. 15 яшендә! Моннан 4 ел элек Пхенчханда безнекеләр откан ике алтынның берсен Алинә Заһитова яулаган иде. Камилә Вәлиевага өметләр тагын да зуррак. Башкача була да алмый! Гран-при этапларында, Россия һәм Европа чемпионатларында рекорд артыннан рекорд яңарткан кызчык фигуралы шууда дөнья лидерына әверелде. Мәскәүдә яшәүче татар кызыннан бары җиңү генә өмет итәләр.

АКШның Gracenote аналитика оешмасы белгечләре ясаган фаразларга ышансаң, Россия спортчылары Пекинда 10 алтын, 12 көмеш, 8 бронза – барлыгы 30 медаль яулаячак. Бу – командалар арасында өченче урын. Америка белгечләре фикеренчә, Норвегия (21+13+10=44) – беренче, ә Алмания (11+11+8) икенче булачак. Россиянең Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняков та якынча 30 медаль һәм командалар арасында өченче урынга өметләнә. 2018 елда Пхенчханда Россия спортчылары 17 медаль (2+6+9) отты.

Олимпия Уеннарында алтын медаль яулаган спортчыга Россия Хөкүмәте 4 миллион сум күләмендә акча түләячәк. Көмеш медаль ияләре – 2,5 миллион сум, ә бронза отучылар 1,7 миллион сум күләмендә премия алачак. Моннан тыш, уңышка ирешкән спортчыларны төбәкләр һәм спонсорлар да игътибарсыз калдырмый.


Фикер өстәү