Татарстаннан Фәнүзә Кадыйрова Россия җыелма командасына Швейцарияне җиңәргә ярдәм итте

Бүген Пекинда Олимпиаданың хатын-кызлар хоккее турниры кысыларында узган матчта Россия җыелма командасы Швейцарияне 5:2 исәбе белән отты. Әлеге очрашуда Кукмара районының Сәрдекбаш авылы кызы, хәзер Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» командасында уйнаучы Фәнүзә Кадыйрова ике нәтиҗәле пас бирде.

Билгеле булганча, Россияның хоккей буенча хатын-кызлар җыелмасы командасына Татарстанда туып-үскән ике кызны чакырдылар. Фәнүзәдән тыш, төп составка Әлмәттә туып-үскән Ольга Сосина («Агыйдел», Уфа) да эләкте. Запас уенчылар исемлегенә Актаныш кызы Лиана Ганиева («Динамо-Нева», Санкт-Петербург) керде. Олимпия Уеннары башланырга берничә көн калгач, командага Саба районыннан Ландыш Фәлахованы (СКИФ, Түбән Новгород) да чакырдылар. Швейцааиягә каршы узган матчта Фәнүзә белән Ландыш уйнадылар.


Фикер өстәү