Газетага язылу

Ул Казанга бәйрәм бүләк итте

Археолог, олуг галим Фаяз абый Хуҗинның узган елның декабрь аенда редакциягә соңгы тапкыр килүе булган икән. «Киләсе елга 1 августта 75 яшь тула. Академиядә юбилеема бик әзерләнәләр инде. Шул бәйрәмне аяк өстендә килеш үткәрергә насыйп булсын иде», – дигән теләген җиткерде. Ни кызганыч, җитешмәде...

Ул Казанга бәйрәм бүләк итте

«Ватаным Татарстан»ны да, редакция коллективын да үз итеп яшәде ул. Әлбәттә инде, галим, олпат кеше буларак, киңәшләрен, тәкъдимнәрен дә әйтми калмады. Соңгы елларда Фаяз абый белән шактый әңгәмәләр корырга, тарих төпкелендә югала язган яки онытыла барган яңалыкларны укучыларга җиткерергә туры килде. Аңа еш мөрәҗәгать итүебезнең үзенә күрә саллы гына сәбәбе дә бар иде. Ул тарихи фактларны саф татар телендә җиткерә белде, аның өчен терминнарны татар теленә тәрҗемә итү дә бернинди кыенлык тудырмады. Укучыларыбызны кызыксындырган сораулар да күп булды, галим аларның һәрберсенә төпле җаваплар бирде.

Авырып киткәч тә, Фаяз абый безнең белән аралашуын туктатмады. Киресенчә, ешрак килмәдеме икән әле. Аның халыкка җиткерәсе сүзләре искиткеч күп иде чөнки. Бер килүендә ул: «Минем эшлисе эшләрем шундый күп. Бер ун ел яши алсам, уйлаганнарның күбесен тормышка ашыра алыр идем. Бирешмим әле, Алла боерса. Шул хыяллар яшәтә дә кебек мине», – дип әйкән иде. Планга керткән эшләрен санап та күрсәтте. Ниләр генә юк иде ул исемлектә! Берничә китап чыгару да каралган иде. Сүз дә юк, Фаяз абыйның теләкләре тормышка ашмый калмас. Күп санлы шәкертләре остазларының эшләрен дәвам иттерерләр, онытылырга юл куймаслар. «Хәлем әллә ни түгел. Шулай да, Хак Тәгаләдән бик ризамын. Халыкка хезмәт итәргә мөмкинлек бирде, шөкер», – дигән сүзләре дә күңелгә уелып калган.

Халыкка хезмәт итү дигәннән, Фаяз абый тарих өлкәсен генә күздә тотмагандыр, мөгаен. Татар телен саклауда да аның хезмәтләре бәяләп бетергесез, башка төр җәмәгать эшләрендә дә бик актив иде ул. Һәр очрашуда үз фикерен саллы итеп җиткерә белде. Бу җәһәттән без галимнең хезмәттәшләре, дуслары, якташлары белән дә хатирәләрне барладык.

Фагыйлә Вәлиева, Зәй районының Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә Фаяз Хуҗинның сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Фаяз мәктәптә укыганда иң актив, иң җаваплы, иң тыйнак, белемне су кебек эчә торган алдынгы укучым, уң кулым булды. Институтны тәмамлагач, олы исемнәр алды, олпат галим булды. Дәрәҗәсе, мактаулы исемнәре арткан саен, туган төбәге, туган мәктәбе, яраткан укытучылары, сыйныфташлары белән элемтәләре көчәя генә барды. Үзе гади, күңеле чиста, гамәлләре изге иде аның. «Бигешем – яшел бишегем, мәктәбем – яшьлегем тугае» китабы – шул җылы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе. Мәктәпнең 125 еллык юбилеена багышланган, 2018 елда дөнья күргән 400 битлек бу китап укучымның олы хезмәт җимеше иде. Күпме тарихи материал, никадәр хатирәләр, йөзләгән шәхесләр белән күп сәгатьлек әңгәмәләрне туплаган бу җыентык авторның чиксез күңел җылысын, Казан – Бигеш – Зәй арасында үтелгән меңнәрчә чакрым юлларны үз эченә сыйдырган! Әле соңгы очрашуда китапның дәвамын язарга исәбе барлыгы, материал туплавы турында әйткән иде ул. Өлгермәде...

Фаяз укыган 1968 елгы чыгарылыш укучыларының очрашулары да даими гөрләп торды. 100 ягына аяк баскан укытучыларын соңгы тапкыр әле ике ел элек кенә тантанага чакырганнар иде. Югыйсә, үзләре дә 70 яшьтән узып киткәннәр бит инде. Оештыручыларның иң активы, башлап йөрүчесе, әлбәттә инде, Фаяз булды.

Миңа инде 96 яшь. Соңгы 35 елда һәр юбилеема (былтыр гына килә алмады мәрхүм) бер кочак розалар күтәреп, әле генә табадан төшкән яңа китабын тотып, елмаеп-балкып килеп керер иде ул. Сәгатьләр буе сөйләшеп, хатирәләр яңартып, киләчәккә планнары белән бүлешеп, таныштырып китә торган иде. Дөньялыкта кояш кебек тирә-юньгә нур сибеп яшәде Фаяз. Бакыйлыкта урыны оҗмахта, җаны җәннәттә булсын. Исән чакта үзем дә, кызларым да догабыздан калдырмабыз.

Рифкать Миңнеханов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты:

– Ул әле китәргә тиеш түгел иде. Ул ярты юлда тукталды, һәм аның күп кенә проектлары тормышка ашмый калды. Фаяз Хуҗин катлаулы фәнни терминнарны һәм тикшеренүләрне укчыларга гади тел белән аңлатырга сәләтле күренекле галим иде. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә бертигез якын булды. Мондый галимнәр җитәкче өчен эшләми, алар академия өчен, димәк,  бөтен республика өчен эшли. Аның эзләнүләре нәтиҗәсе, алымнары безгә кала. Ул эшләр дәвам итәчәк. Әйдәгез, ул янәшәбездә кебек тоелсын өчен, барысын да эшлик.

Рөстәм Зәбиров, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы:

– Фаяз абый белән танышканда мәктәптә генә укый идем әле. Апам Биләрдәге казу эшләрендә катнашты, мин дә аның янына баргалап йөрдем. Искиткеч кешелекле, һәркемгә үрнәк булырлык татар зыялысы иде ул. Гади бер авыл малаеның шундый дәрәҗәгә ирешүе үзе үк сокландыра иде. Ял иткән вакытларда без чишмә янына төшә идек. Шул вакытларда су челтерәвенә кушылып, Фаяз абый җырлап җибәрер иде. Тирә-якка таралган моң, бәрхет тавыш безне таң калдыра иде.

1996 елдан безне эш-гамәлләребез берләштерде. Мин Казан Кремленә эшкә килдем. Ә анда казу эшләрен Фаяз абый җитәкли иде. Әлеге команданың тырышлыгы нәтиҗәсендә Казанга 1000 ел элек нигез салынганлыгын ачыкларга мөмкинлек туды. Бу ачыш башкалабызга, республикабызга бик зур файда китерде. Әнә шуңа күрә дә Фаяз Хуҗинны «Казанга бәйрәм бүләк иткән шәхес» дип атыйлар.

Гамирҗан Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы, академик:

– Фаяз Хуҗинның археология өлкәсендәге ачышларын, тарихны саклап калуда керткән өлешен санап бетерерлек түгел. Заманында ул борынгы шәһәр – Җүкәтауны да коткарып калды. Эш болай булган иде. 1980 ел ахырларында республикабызда «Көмеш дага» исемле туристик маршрут ачу кирәклеге турында сүз башладылар. Бу маршрут Болгардан башланып, Суар һәм Биләр калалары аша Җүкәтауга кадәр сузылырга тиеш иде.

1990 елның май башында Фаяз Хуҗин җитәкчелегендәге бер төркем археологлар гыйльми сәяхәткә чыгып киттек. Күңелләрдә матур хатирәләр калдырды ул сәяхәт. Тик Фаяз дус кына тынычлыгын югалтты. Соңыннан сәбәбен әйтте: Җүкәтау археологик яктан бик начар өйрәнелгәнгә, анда казу эшләре башлап җибәрергә ниятләгән икән. Шул ук вакытта Идел Болгарстаны башкаласы – «Бөек шәһәр» Биләрне тикшерү экспедициясен дә җитәкли иде ул. Анысын да ташлап китәсе килми. Икесен бергә күтәрә алырмынмы икән, дип тә борчыла.

Бер елдан соң ул яңадан Жүкәтауга чыгып китә. Үзе әйтмешли, болай гына, Болгар хәрабәләрен сагынганга. Калатауга килсә, күзләренә ышанмыйча катып кала: аның әле моңарчы җимерелүләрдән сакланып калган зур гына бер өлешен агач койма белән уратып алганнар. Дистәләгән багана чокырлары борынгы катламны җимергән. Авыл советына йөгереп барып, тиз генә белешә: Болгар каласы булган урында рус зираты ясамакчылар икән! Башка җирдә урын таба алмаганнар, имеш. Болгар истәлегенең тарихи әһәмиятен аңлатып карый, тыңларга да теләмиләр. Шундук Чистай районы хакимиятенә чаба, Мәдәният министрлыгына шалтырата. Нәтиҗәсе шул: ике-өч көн эчендә коймаларны сүтеп алалар.

Тарих институты планнарында Җүкәтауда казулар каралмагач, экспедицияне финанслау мәсьәләсен хәл итү мөмкин түгел иде ул чакта. Әмма Фаяз, йөри торгач, юлын тапты, 1991 елның июнь башында Җүкәтау яңадан археологлар кулына эләкте. Кыска гына вакыт эчендә без борынгы каланың ким дигәндә 140–150 гектар мәйданда урнашкан булуын исбатлый алдык. Тикшерү эшләрен башлап җибәрдек. 1994 елда Фаяз Хуҗинны Казан Кремлендә башланып киткән киң күләмле казу эшләренең җитәкчесе итеп билгеләделәр. Җүкәтауны ул шәкерте Наил Нәбиуллинга калдырып китте.

Фаяз дусның кулы җиңел булды: аның тырышлыгы белән юкка чыгудан котылып калган Җүкәтауны һәм аның тирә-юнендә урнашкан Болгар чоры истәлекләрен өйрәнү бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Табылдыклары Чистай һәм Казан музейларында урын алды. Җүкәтау турында документаль фильмнар төшерелде, туристлар да аны читләтеп үтми башладылар.

Гадәттә, археологлар эшен тасвирлаган җитди фәнни китаплар халыкка барып җитми. Бик четерекле бу эшне дә Фаяз үз җилкәсенә алды: татар, рус телләрендә мавыктыргыч, халыкка аңлаешлы күп китаплар чыгарды. Мирасыбызны Татарстанга килгән югары делегацияләргә күрсәткәндә, чит ил туристларына җиткергәндә дә аны эзләп табалар иде. Ул укытучылар, укучылар, студентлар арасында кайнады. Мирасыбызны халыкка җиткерү эшендә телевизор экраннарыннан төшмәде. Ул үз эшенең чын остасы булды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре