Көндезге йокы 15-20 минуттан артмаска тиеш. Ял итеп, хәл җыеп алу өчен шул җитә. Озаккарак китсә, йокының тирән фазасына “чуму” сәбәпле, уяну һәм урыннан торып китү авырга туры киләчәк, дигән ул.
Шул ук вакытта көндезге йокы белән даими мавыгуның төнге йокыга тискәре йогынты ясавы бар. Әмма кешенең төнге сәгатьләрдә рәхәтләнеп йоклау мөмкинлеге булмаса (әйтик, яшь ата-аналарда яки сменалап эшләүчеләрдә), көндез черем итеп алу файда китерергә мөмкин, дип аңлатып үткән белгеч.
Төнлә әйбәт йоклаган сәламәт кешегә көндез ятып торуның кирәге юк. Ә менә җиде яшькә кадәрге балаларның организмы көндезге йокыны таләп итә. Кагыйдә буларак, беренче сыйныфка мондый зарурилык юкка чыга.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез