Коронавирус йоктырган сырхаулар белән аралашучыларга карантин бетерелә

Хәзер тиешле ведомстволар аны юкка чыгару өчен документлар эшли.

“Омикрон” штаммын йоктырган сырхаулар белән аралашучыларны карантинга утыртуның мәгънәсе югалып килә. Шуңа күрә Россиянең тиешле ведомстволары аны бетерү буенча документлар әзерли. “Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, чикләүләр мәгънәсезгә әйләнеп бара, чөнки, беренчедән, хәзер аның таралуын инде карантин белән генә туктатып булмый, икенчедән, чир җиңелчә формада уза. Шуңа күрә карантинны бетерү буенча документлар әзерләнелә.

Попова басым ясап әйткәнчә, “омикрон” чиктән тыш тиз тарала. Инфекция йоктыручыларда чир билгеләре беленми дә диярлек. Россиядә коронавирус йоктыручыларның 17-20 проценты, Мәскәүдә – 40 проценты “сиздермичә” генә чирли.
Моңа кадәр Роспотребнадзордан хәбәр ителгәнчә, COVID-19 үпкәгә үтеп керү сәләтен югалткан. Вирусның яңа штаммы башлыча җиңелчә уза.


Фикер өстәү