Бергә яшәү зарарлы: күгәректән ничек котылырга?

Үз гомерендә бер тапкыр гына булса да аңа каршы көрәшмәгән кеше юктыр. Үзе әллә ни мәкерле тоелмаса да, аның белән бергә яшәү зыянлы. Кыскасы, бүген сүзебез – өйләрдә, мунчаларда барлыкка килә торган кара күгәрек турында.

Стенада барлыкка килгән караңгы тапларның төп сәбәбе – һаваның кирәгеннән артык дымлы булуы. Юынганда яки кер юганда пар чыгу, өйдә кер киптерү, торбаларның дымланып торуы яки агуы, вентиляциянең төзек булмавы, яңа салынган йортларның диварлары тиешенчә кибеп бетмәү – барысы да күгәрек үрчүгә уңай шартлар.

Бер гөнаһсыз тоелган күгәрек споралары, һава белән бик тиз таралып, ансат кына үрчергә сәләтле. Ул, сиздерми генә пәйда булып, сәламәтлеккә шактый зыян салырга мөмкин.

Шартлар тудырма

Күгәрек барлыкка килү өчен уңайлы шартлар түбәндәгеләр:

1) температура. Бүлмә температурасының +3 тән +21 градуска кадәр булуы күгәрек гөмбәләре үрчү өчен бик уңай;

2) вентиляциянең төзексезлеге. Һава гел алышынып торганда, күгәрекләргә үрчү өчен мөмкинлекләр кими;

3) дымлылыкның югары булуы. Дымлылык 70 проценттан артык булган ванна, мунча, юешләнеп торган торбалар булган бүлмәләрдә күгәрек бик яхшы үрчи;

4) кояш нурлары төшмәү. Кояш тәэсирендә күгәрек юкка чыга. Шунлыктан ул тәрәзәсез, кояш карамый торган почмак һәм бүлмәләрне ярата.

Ничек котылырга?

Күгәректән котылуның берничә гади ысулын белеп тору зыянга булмас.

Ак аш серкәсен бүлмәләрне дезинфекцияләү өчен кулланып була. Гөмбәчекләрнең 80 процентка кадәрен юк итәргә сәләтле. Ак аш серкәсен пульверизаторга салып, күгәрек булган урынга сиптереп, бер сәгать чамасы тотарга. Аннары чиста юеш чүпрәк белән сөртеп алырга.

Эфир майларының кайберләре шулай ук антисептик  ролен үти. Алар тәмсез исне һәм күгәрекне бетерә. Чәй агачы мае бактерияләргә каршы көрәшә, күгәрек гөмбәләрен һәм төрле вирусларны бетерә. Лаванда мае исә бөтен төр күгәрекләрдән коткара һәм һаваны сафландыра. Шулай ук розмарин мае да төрле төр гөмбәчекләрне бетерергә ярдәм итә.

Эфир майларын кулланганда, пирчәткә киеп эшләү тиеш. 1 чәй кашыгы майга 210 мл су кушып, яхшылап болгатырга һәм зарарланган урыннарга пульверизатор белән сиптерергә кирәк. Бер сәгатьтән соң әлеге урынны чиста коры чүпрәк белән сөртеп алырга.

Лимон согы антисептик санала. Ул зарарланган урындагы тапларны бетерергә, агартырга ярдәм итә. Аның составындагы селте гөмбәчекләрне үтерә, каралып торган тапларын бетерә. Лимон согын сыгып, күгәрек булган җиргә губка белән сөртергә. 5–10 минуттан дымлы юеш чүпрәк белән корытырга. Яхшырак нәтиҗә булсын өчен, тагын кабатларга мөмкин.

Водород перекисе гөмбәчекләрне,  бактерияләрне һәм кара күгәрекне юк итә. Ул бигрәк тә ваннадагы плитә араларындагы, аш бүлмәсендәге,  агач идән һәм бүрәнәләрдәге күгәрекләрне бетерү өчен яхшы. Тик аны башта зур булмаган мәйданда гына тикшереп карагыз. Чөнки ул өслекне агартып җибәрергә мөмкин.


Фикер өстәү