Тәрәз төбем – яшел суган

Гадәттә тәрәзә төбенә суган утыртканнан соң, чебеннәр интектерә. Ә мин бер җайлы ысулын таптым.

Аның бер катлаулылыгы да юк. Мин суганнарны күммим,  ә бернинди ара калдырмыйча тыгызлап, туфрак өстенә тезеп чыгам. Су сибү өчен буразна калдырам. Чөнки суган ул өстеннән су сипкәнгә чебенли. Болай эшләгәндә исе дә чыкмый, чебене дә юк. Кыш буе өстәлемнән яшел суган өзелми: бетә тора, утырта торам. Бик уңайлы!

 


Фикер өстәү