Яңа ел чараларына тере куяннар алып килмәскә киңәш иткәннәр

Бәйрәмнең тере символы җәнлекнең үзенә дә, сабыйларга да куркыныч белән янарга мөмкин.

Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе беренче урынбасары Владимир Бурматов якынлашып килүче Яңа ел символын – тере куяннардан аеруча балалар өчен оештырылган күңел ачу чараларында файдаланмаска чакырган. Аның әйтүенчә, җәнлекнең үзенә дә, сабыйларга да куркыныч белән янарга мөмкин бу, дип яза ТАСС.

Депутат билгеләп үткәнчә, бәйрәм алдыннан халык Яңа ел символына әйләнгән җәнлекләр белән фотога төшә, аларны төрле бәйрәм алды күргәзмәләренә, тамашаларга йөртә башлый. Комитетка бу җәһәттән байтак кына мөрәҗәгатьләр кергән инде.

Бурматов аңлатып үткәнчә, куян, теләсә кайсы җәнлек кебек үк, кешегә, аеруча балаларга куркыныч белән янарга мөмкин. Тавыш, музыка, җемелдәп торган утлар аңа тискәре йогынты ясый. Мондый шартларда җәнлекнең нәрсә китереп чыгарасын беркем дә әйтә алмый. Шуңа күрә ул тере символдан файдалануны тыярга өнди.


Фикер өстәү