Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен Яңа елда Мәскәүгә сәфәр оештырыла

“Мой бизнес” үзәге һәм Татарстан Икътисад министрлыгы Яңа ел каникулында мобилизацияләнүчеләрнең балалары, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Мәскәүгә сәфәр оештыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Талантлы балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга һәм аларның алга таба үсүенә ярдәм итү максатыннан #мойбизнеспомогает акциясе булдырылган. Акциядә эшмәкәрләр, гомумән, балаларга ярдәм итәргә теләүче барча кеше катнаша ала. Алар булышлыгында балалар Россия башкаласына сәфәр кылып, күренекле урыннар белән таныша, Кызыл мәйданда Яңа ел тамашасын карый алачак.

“Мой бизнес” үзәге әлегә мәдәният йортларына һәм иҗат үзәкләренә йөрүче балаларны гаилә хәленнән, иҗади активлыгыннан чыгып сайлау белән мәшгуль. Сайлап алу аша узган балалар, төркемләшеп, Мәскәүгә сәфәр тотачак. Аларга самолетта барып кайту да, башкалада яшәү һәм “Зарядье” паркында “Щелкунчик” балет-операсын тамаша кылу да – бушлай.

Мәскәүгә бару өчен сайлап алынган балалар 22-25 декабрь көннәрендә Казан Кремле янындагы үзмәшгульләрнең Яңа ел ярминкәсе – “Я и есть Татарстан” сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ярминкәдә министрлык вәкилләре башкалага юл тотачак балалар исемлеген игълан итеп, аларга билетлар тапшырачак.

Моннан тыш ярминкә кысасында күп балалы гаиләләр һәм мохтаҗлар өчен бүләк калдыру почмагы эшлиячәк. Акция турында тулырак мәгълүматлар белән “Мой бизнес” үзәгенең “Кайнар линия”се телефонына (8 (843) 524-90-90) шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү