8 яшьлек кыз көмешкә белән агуланып хастаханәгә китерелгән

Туймазы районы авылларының берсендә 19 декабрь кичендә кыз бала белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. «Башинформ» агентлыгына медицина өлкәсендәге үз чыганагыннан билгеле булганча, җирле хастаханә реанимациясенә 8 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә алып килгәннәр. Табиблар баланың спирт белән агулануын ачыклаган.

«Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз очраклы рәвештә көмешкә эчкән. Аның туганы аңлатуынча, көмешкә „Кола“шешәсенә салынган булган. Спиртлы сыеклык салынган савытны суыткычка куйганнар. Кыз бу популяр эчемлек дип уйлап, аны алып эчкән. Кызның хәле начараеп хастаханәгә илтергә туры килгән.

Билгеле булганча, гаилә имин, исәптә тормый. Хәзер хокук сакчылары моның барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү