Туе буласы көнне полиция хезмәткәре үзенә кул салган

Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәрендә башка сыймаслык хәл булган: кияү – полиция хезмәткәре никахлашу көнендә балдакларга дип өенә кайтып киткән дә юк булган. Сөеклесе аны фатирында үле килеш тапкан.

Полиция хезмәткәре үз-үзенә кул алган булырга тиеш. Мәрхүмнең хезмәттәшләре, Алексейның коточкыч адымга баруының сере мобиль телефонында саклана, дигән фикердә.

26 яшьлек егет Молдавиядә туган. Әнисе тәрбиясендә үскән. Армиядән соң юридик академиягә укырга кергән. 2016 елдан бирле полициядә эшләгән. Эше белән горурланган, мәхәббәтен дә шунда тапкан. Сөеклесе – балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор.

Егет, фаҗигагә бер көн кала, әнисе белән телефоннан сөйләшеп, аңа хәерле төннәр теләгән, бу дөньяда ярый әле син бар, дип әнисенә җылы сүзләрен кызганмаган. Икенче көнне сөеклесенә фатирыннан туй балдакларын алып кайтачагын әйткән (алар кызның Балашихадагы фатирында яшәгән, ә Раменскоеда егетнең ипотекага алынган торагы булган). Әмма шуннан соң егет телефонын алмаган. Аны туй көнендә тапканнар – кыз, ни эшләргә белмичә, Алексейның фатирына киткән һәм караватта аның үле гәүдәсенә тап булган. Җәрәхәтләре егетнең үз- үзенә кул салуын күрсәтә.

Полиция хезмәткәре бернинди дә язу калдырмаган. Эш урынында да, шәхси тормышында да – һәммәсе тәртиптә булган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, егетнең телефоны гына фаҗиганең сәбәбенә берникадәр ачыклык кертергә мөмкин. Әмма әлегә телефонны “ача” алмыйлар.


Фикер өстәү