Бу чорда кибетләр һәм сәүдә мәйданчыкларында бик зур акцияләр уздырыла. Ә инде “кара җомга” шуларның “иң-иңенә” әйләнә.
Маркетолог Игорь Березин “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә “распродажа”лардан ничек дөрес файдаланырга һәм ничек итеп намуссыз сатучылар корбанына әйләнмәскә икәнен аңлаткан. Аның фикеренчә, товарны отышлы бәядән сатып алуның төп шарты – ышанычлы, сыналган сәүдә мәйданчыкларына өстенлек бирү. “Кара җомга” һәм “11.11” – яңалык түгел: алар инде 2013-2015 еллардан бирле “эшләп килә”.
Ни-нәрсә икәненә төшенүчеләр болардан күптәннән файдалана. Иң мөһиме – бу юнәлештә әле тәүге адымын гына ясарга маташучыга ыгы-зыгылы җиргә бармаска. Ягъни ниндидер маркетплейстан беркайчан да сатып алганыгыз юк икән, аңа “борын тыгу” ярамый, юкса алдану куркынычы зур”, – дигән Березин. Белгеч фикеренчә, даими сатып алучыларның чыннан да отышлы булган тәкъдимнәрдән файдалану мөмкинлеге зуррак. Әмма моның өчен ассортиментны игътибар белән барларга, бәяләрне чагыштырырга һәм ыгы-зыгыга бирешмичә генә эш итәргә кирәк.
Моннан тыш маркетолог зур гына ташламаларның ноябрь ае белән генә чикләнмәвен искәртеп үткән. Отышлы тәкъдимнәр ел дәвамында булып тора, шулай да “11.11” һәм “киберпонедельник” арзанлырак бәядән товар эзләү өчен иң отышлы чорлар булып кала, дигән ул. Березин сүзләренә караганда, чыннан да, юк-бар бәядән бик кирәкле әйбер сатып алырга мөмкин. Әмма сатып алучыдан гаять зур сабырлык, игътибарлылык һәм отышлы тәкъдимне эзләүгә күп вакыт сорый бу.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез